Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Ярминкәләрдән кала, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр экобазарда да сәүдә итә алачак

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең эшли башлавына ике айга якын вакыт үтте. Чаллы шәһәренең төрле районнарында үзләре җитештергән товарны сату мөмкинлегенә ия булган авыл кешеләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре яшелчәсен, сөтен, итен, балын, башка төр продукцияне бу вакыт эчендә чикләүләрсез, рәхәтләнеп сатты. Үткән шимбәдә дә көзге ярминкәләр, гадәттәгечә, иртәнге сәгатьтән үк эшли...

Кышкы салкынча иртәдә Сарман тракты буенча сәүдәгәрләр җылы тын чыгарып, ашыга-ашыга үз товарларын урнаштыру белән мәшгульләр. Икенче берәүләр исә иң беренче күренгән сатып алучыларга үз продукциясен мактый-мактый сату итә башлаган иде.

Халыкка ярминкәләр кирәк

Шәһәр кешесе исә, ял көне булуга да карамастан, акча янчыгын алып иртән-иртүк сәүдә рәтләреннән булган ассортиментны, бәяләрне кызыксынып карап йөри, аларны чагыштыра, үзенә кирәклесен сайлый. Илле ике яшьлек Әхнәф Зәйнуллин да шундый сатып алучыларның берсе.
- Ел саен ярминкәләрдә йөрим. Ял көннәрендә эшкә барасы булмаса, я башка бер мөһим эш килеп чыкмаса, шунда ук бирегә киләм. Үзебезнең авыл халкы, фермерлар җитештергән продукциягә күбрәк ышаныч белдерәм. Сыйфаты, бәясе ягыннан читтән кайтартылганыннан күпкә яхшырак дип саныйм, - дип ул әле генә сатып алынган каз түшкәсен букчасына салып, башка товарлар тезелгән рәтләр буйлап китте. Без дә аңа иярәбез.
Менә бер якта яшь тана ите саталар, икенче якта дуңгыз калҗалары, каз, үрдәк, тавык түшкәләре, балык тезелгән. Әйтергә кирәк, бу көнне иттән дә күбрәк нәрсә юк иде биредә. Бу аңлашыла да. Көннәр суытты, авыл халкы күпләп мал, кош-корт суярга тотынды. Ачык һавада бәрәңге, кишер, чөгендер ише яшелчәне сату вакыты үтте. Ә менә бал, умартачылык продукциясен күпләп саталар. Моннан кала ярминкәдә мүк җиләге, караҗиләк, нарат җиләге тәкъдим итүчеләр дә булды. Азык-төлек белән бергә киез итек, галушлар белән сәүдә итүчеләрне дә очраттык.
- Менә, кызым, кара әле нинди матур итекләр. Балаларныкын - 500 сумнан, олыларга дигәнен 800-1000 сумнан сатабыз. Җәй буе итек басып, һәр ел шулай ярминкәләргә киләбез, - ди Кукмара районыннан Мансура Гыйматдинова. - Итекләрнең кунычларына бизәген дә үз кулларыбыз белән тегеп-чигеп куябыз, - ди ул.
Шул арада аның янына сатып алучылар да килә. Аларга итек өстеннән галуш кирәк булган икән. Төрлесен киеп карагач, алар бер парны 300 сумнан сатып алып китеп тә барды.
Үзебезнең район сәүдәгәрләренә килгәндә, бу көнне дә биредә таныш йөзләр шактый иде. Аларның кайберләре ярминкәнең беренче көненнән үк шәһәр халкына үз продукциясен сата. Үтеп барышлый яннарыннан исәнләшеп, хәл-әхвәл белешеп уздык. «Сату барамы соң?» - дигән сорауга райондашлар көр тавыш белән: «Әкренләп бара!» - дип җавап кайтардылар.

Региондагы иң беренче экобазар да авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрне көтә

«Нинди экобазар ул тагын, ярминкә темасына ни кагылышы бар?» - диярсез. Бар шул. Ләкин бу хакта тәртибе белән сөйлик.
Үткән җомгада, ял ярминкәләре алдыннан, Чаллыда рәсми рәвештә регионда әлегә бердәнбер булган, иң беренче экобазар ачылды. Әлеге вакыйгада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов һәм Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм районыбызның фермерлар ассоциациясе рәисе Минталип Миңнеханов катнашты.
Минталип Миңнеханов экобазарны ачуга кадәр продукция җитештерүчеләр, аны эшкәртүчеләр һәм сәүдә нокталары хуҗалары белән узган очрашуда чыгыш ясады. Анда продукция җитештерүчеләрне, эшкәртүчеләрне, сатучыларны кызыксындырган темаларга чыгышлар, товарның сыйфатына, бизәлешенә һәм тагын бик күп нечкәлекләргә бәйле йөзгә-йөз сөйләшүләр узды.
Экобазарга әйләнеп кайтканда, 4000 квадрат метр мәйданны биләгән бинада җирле җитештерүчеләр өчен бөтен шартлар да тудырылган. Җылыту системалары, бинадагы температураны кирәк булганча көйли алу, яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән лаборатория - Европа форматы буенча эшләнгән әйберләрнең кайберләре генә әле.
Биредә ит, сөт, йомырка, җиләк-җимеш, яшелчә, кондитер эшләнмәләре һәм башка төр продукцияне сатып алырга мөмкин. Иң мөһиме аларның һәркайсы экологик яктан чиста, халыкка арадашчыларсыз барып җитә. Ә бу, мәгълүм булганча, аның бәясенә дә йогынты ясый.
- Безнең фермерлар да экобазар мәйданчыгында үз продукциясен бик теләп сатачак дип уйлыйм, - диде Минталип Миңнеханов. - Әлегә бу базар ачылды гына. Вакыт үтү белән җирле җитештерүчеләр биредә бик теләп сәүдә итәр дип ышанам, - диде ул.
Юл чыгымнарын ничек кайтарырга?
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, моның өчен түбәндәге документлар кирәк:
- ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов исеменә гариза (үрнәге авыл җирлекләрендә һәм район авыл хуҗалыгы идарәсендә бар). Гаризада акча күчерү өчен банк реквизитлары күрсәтелә;
- Юл кәгазе (путевой лист), аның күчерелмәсе (икесенә дә авыл җирлеге башлыгының мөһере сугыла, имзасы куела);
- Исәп-хисап турында белешмә («Справка расчет» формасы авыл җирлекләрендә бар). Әлеге документта шулай ук җирлек башлыгының мөһере һәм имзасы булуы шарт.
Юл чыгымнарын кайтару өчен документлар җыелмасын районыбызның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә илтеп тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге муллык ярминкәләр көзге ярминкәләр