Ярминкә сәүдә рәтләре муллыгы белән сөендерде
Ярминкәләр башлануга инде бер айга якын вакыт узып та китте. Беренче көн белән чагыштырганда сәүдә рәтләрендәге җирле продукциянең ассортименты шактый киңәйгән. Саный китсәң, газета бите генә җитмәс, мөгаен. Шулай да, якшәмбе иртәсендә биредә хөкем сөргән мохит, продукциянең төре, сыйфаты, бәяләре белән сезне, кадерле укучыларыбыз, газета аша тулырак таныштырырга тырышырбыз.