Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Быелгы ярминкәләрдә азык-төлек бәяләре нинди?

Үткән атна шимбәсендә Чаллыда беренче авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте. Бу атнаның сишәмбе көнендә исә ТР Министрлар Кабинетында ярминкәләргә багышланган видеоконференция үтте. Анда сүз ярминкәләрдә сатылучы азык-төлек бәяләренә кагылды. Быелгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 5 сентябрьдән 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чаллыда авыл халкы, фермерлар үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен шәһәр халкына...

Үткән атна шимбәсендә Чаллыда беренче авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте. Бу атнаның сишәмбе көнендә исә ТР Министрлар Кабинетында ярминкәләргә багышланган видеоконференция үтте. Анда сүз ярминкәләрдә сатылучы азык-төлек бәяләренә кагылды.

Быелгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 5 сентябрьдән 26 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чаллыда авыл халкы, фермерлар үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен шәһәр халкына өч җирдә тәкъдим итә ала. Бу «Южный» агросәнәгать паркы, Сарман тракты һәм 27 комплекс мәйданчыгы.

Бәяләргә килгәндә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга түбәндәге бәяләрне тәкъдим итә:

  • кош ите (түшкәсе) - 110 сум;
  • күркә ите (түшкәсе) - 200 сум;
  • сыер ите (кг) - 250-300 сум;
  • дуңгыз ите (кг) - 230-270 сум;
  • сарык ите (кг) - 300-350 сум;
  • йомырка (төренә карап, дистәсе) - 42-50 сум;
  • сөт (литры) - 28 сум;
  • сыр (кг) - 280-300 сум;
  • ак май (кг) - 250-280 сум;
  • шикәр комы (кг) - 48 сум;
  • он (югары сорт, кг) - 20 сум;
  • борчак ярмасы (кг) - 20 сум;
  • арпа ярмасы (перловка, кг) - 16 сум;
  • карабодай ярмасы (кг) - 47 сум;
  • бәрәңге (кг) - 12 сум;
  • кишер (кг) - 15 сум;
  • аш чөгендере (кг) - 15 сум;
  • суган (кг) - 15 сум;
  • кәбестә (кг) - 9 сум;
  • балык (карп, кг) - 160 сум;
  • арпа (кг) - 8 сум;
  • солы (кг) - 6 сум.

Киләсе саннарның берсендә ярминкәләр барган урыннарга чыгып, тәкъдим ителгән һәм чынбарлыктагы бәяләрнең туры килү-килмәвен дә карап, бу хакта язып чыгарбыз әле.

фото kam.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге муллык