Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике трактор арбасы кабак алганнар

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Узган саннарның берсендә без сезгә бакчаларыгызда нинди яшелчәләр үстерүегез, аларның фотоларын редакциябезгә җибәрүегезне сорап язган идек. Шундый хатны газетаның «Вконтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркеменә Илсия Кәлимуллина юллады. Бүген без аны бик рәхәтләнеп бастырабыз.

- Без үзебез Чаллы шәһәрендә яшибез. Моңа карамастан, ялларда Боерган һәм Калмаш авылларына кайтып йөрибез. Калмашка шундый кайтуларның берсендә бөтен гаиләбез белән бергәләп бакчадан кабак җыйдык. Ике олы трактор арбасы булды ул! Кызыбыз Гүзәл белән улым Камил безгә бакчада булышып йөрделәр. Бу хәтле кабакны аларның түгел, безнең дә күргән юк иде. Алар шатланып фотога да төштеләр. Кызыма - 6 яшь, Камилгә 2 яшь ноябрьдә тула, Аллаһы боерса. Гүзәлебез икенче елга мәктәпкә бара, ә хәзерге вакытта мәктәпкә әзерлек курсларына йөри. Мин сабыем белән әлегә өйдә утырам. Кечкенә Камил апасының кайтканын зарыгып көтеп ала, алар бергәләшеп мәш килеп йөриләр. Балаларым белән без төрле бәйгеләрдә, иҗат конкурсларында да катнашырга яратабыз. Әйтик, балалар бакчасы уздырган иҗат бәйгесендә үзебезне күрсәтергә булдык. Тырышлыкларыбыз бушка китмәде - I урынга лаек булдык. Пластмасс стаканнардан Кар бабай сыны, кулланылмый торган дисклардан һәм иске тәгәрмәчләрдән тавис кошы (павлин) ясадык. Моннан тыш өйдә дә балалар белән иҗат итәбез. Төрле материаллардан гаҗәеп фигуралар ясап куябыз, - дип язган безгә Илсия.

Чыннан да, ул җибәргән фотоларга карап сокланмыйча мөмкин түгел. Күпме көч, тырышлык, сабырлык кирәк бит! Бар эшкә дә булганнар, афәрин диясе генә кала.

P. S. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сез дә безгә бакчагыздан алган яшелчәләр, җиләк-җимеш фотоларын, аларны пешерү, кышка әзерләү рецептларын редакция почтасына (yakti.ul76@gmail.com) җибәрегез. Ә Илсия Кәлимуллина җибәргән гаҗәеп матур сыннар фотоларын «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге муллык