Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзнең кәрҗинендә ниләр бар?

Бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре белән җәй узып та китте. Инде чебешләрне санар чак - көзге муллык чоры җитте. Шөкер, быел бакчаларда бәрәңге, яшелчә ризыклары каерылып уңды. Күмәк хуҗалыгыбызда да, шәхси бакчаларда үскән уңыш та түкми-чәчми, әрәм-шәрәм итмичә җыеп алынды - авыл кешесе иркен сулап куйды. Бәрәкәте генә була күрсен. Инде рухи азык...

Күзкәй авылы ветераннар оешмасының китапханә каршында эшләп килүче «Хатирә» ветераннар клубы үзенең эшен башлап җибәрде. «Көзнең кәрҗинендә ниләр бар?» - очрашу темасы шулай дип аталды. Аның программасы күңелләргә хуш килерлек күңелле, эчтәлекле иде. Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова башта шушы көннәрдә генә кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Ул да булмады көзге чәчәкләр белән бизәлгән киемнән кәрҗиненә үзебезнең җирлектә үсә торган төрле яшелчәләр тутырылган Көз кызы килеп керде. Экология белгече Тәгъзимә Гыйззәтуллинага бу роль бик килешеп тора иде. Ул кәрҗинендәге һәр яшелчәнең үзенчәлеге, агротехникасы турында сөйләде.

Очрашуга килүчеләр кишер, кабак, кәбестә, алма, балан кушып пешерелгән камыр ризыклары, яшелчә салатлары, җиләк-җимеш кайнатмалары алып килгән иде. Иң кызыклы мизгеле - һәркемнең бик үзенчәлекле итеп үзе пешергән ризыкны «яклавы» булгандыр. Рецептлар алыштык, үлән-яшелчәләрнең дәвалау үзенчәлекләре турында сөйләштек. Очрашу мул ризыклы чәй өстәле янында барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге муллык