24 октябрь 2015 яңалыклары
-
Көзнең кәрҗинендә ниләр бар?
Бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре белән җәй узып та китте. Инде чебешләрне санар чак - көзге муллык чоры җитте. Шөкер, быел бакчаларда бәрәңге, яшелчә ризыклары каерылып уңды. Күмәк хуҗалыгыбызда да, шәхси бакчаларда үскән уңыш та түкми-чәчми, әрәм-шәрәм итмичә җыеп алынды - авыл кешесе иркен сулап куйды. Бәрәкәте генә була күрсен. Инде рухи азык...
-
Яңа поселогында сәламәт тормышны сайладылар
Яңа поселогы мәктәбендә «Тормышны сайла» дип исемләнгән тематик кичә үтте. Чараны без позитив юнәлештә оештырдык. Балалар бүгенге җәмгыятьнең проблемаларын күреп кенә калмасыннар, ә аларны чишү юлларын эзләсеннәр дигән максат куйдык. Чарага кунак итеп балигъ булмаганнар белән эшләүче өлкән инспектор Наил Ямбулатов чакырылды. Ул егет һәм кызларга хокук бозуларны кисәтү һәм...
-
Халыкара форумда катнаштык
Безгә мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең Халыкара форумында булырга туры килде. Анда без район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас җитәкчелегендә унике кеше бардык. Мәчетләр каршында эшләп килгән төрле курсларны алып баручы укытучылар өчен бу зур бүләк, игътибар күрсәтү иде. Каршыбызда Марокко, Һиндстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән зур галимнәр, профессорлар чыгыш ясады. Әлеге...
-
Бәткенең яңа спорт мәйданчыгында волейбол ярышлары узды
Бәтке авылында волейбол командасының капитаны Валерий Бакалдин район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, шулай ук Бәтке авыл җирлеге белән берлектә, волейбол буенча үтә дә мавыктыргыч ярышлар уздырды. Аның яңа спорт мәйданчыгында үтүе дә бер сөенеч булды. Чыннан да, яңа спорт мәйданчыгында хәзер волейбол да, баскетбол да уйнап булачак. Аның...