Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бәткенең яңа спорт мәйданчыгында волейбол ярышлары узды

Бәтке авылында волейбол командасының капитаны Валерий Бакалдин район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, шулай ук Бәтке авыл җирлеге белән берлектә, волейбол буенча үтә дә мавыктыргыч ярышлар уздырды. Аның яңа спорт мәйданчыгында үтүе дә бер сөенеч булды. Чыннан да, яңа спорт мәйданчыгында хәзер волейбол да, баскетбол да уйнап булачак. Аның...

Бәтке авылында волейбол командасының капитаны Валерий Бакалдин район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, шулай ук Бәтке авыл җирлеге белән берлектә, волейбол буенча үтә дә мавыктыргыч ярышлар уздырды. Аның яңа спорт мәйданчыгында үтүе дә бер сөенеч булды.
Чыннан да, яңа спорт мәйданчыгында хәзер волейбол да, баскетбол да уйнап булачак. Аның бөтен таләпләргә буйсынып эшләнүе дә, төрле яшьтәге спортчыларның күңелле вакыт уздыру мәйданчыгына әйләнеп китүенә дә бернинди шик-шөбһә юк. 3 сәгатькә сузылган волейбол ярышлары бер тында үтте. Җанатарлар уен барышын игътибар белән күзәтеп, көч биреп тордылар. Нәтиҗәдә III урын Биклән командасына бирелде, II урында Бәтке командасы калды. I урынны исә Теләнче Тамак авылы спортчылары яулады. Уен ахырында барлык спортчыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә җиңүче команда исә кубокка ия булды, дип хәбәр итте безгә Бәтке мәдәният йорты директоры Марина Орлова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев