Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа поселогында сәламәт тормышны сайладылар

Яңа поселогы мәктәбендә «Тормышны сайла» дип исемләнгән тематик кичә үтте. Чараны без позитив юнәлештә оештырдык. Балалар бүгенге җәмгыятьнең проблемаларын күреп кенә калмасыннар, ә аларны чишү юлларын эзләсеннәр дигән максат куйдык. Чарага кунак итеп балигъ булмаганнар белән эшләүче өлкән инспектор Наил Ямбулатов чакырылды. Ул егет һәм кызларга хокук бозуларны кисәтү һәм...

Яңа поселогы мәктәбендә «Тормышны сайла» дип исемләнгән тематик кичә үтте. Чараны без позитив юнәлештә оештырдык. Балалар бүгенге җәмгыятьнең проблемаларын күреп кенә калмасыннар, ә аларны чишү юлларын эзләсеннәр дигән максат куйдык.

Чарага кунак итеп балигъ булмаганнар белән эшләүче өлкән инспектор Наил Ямбулатов чакырылды. Ул егет һәм кызларга хокук бозуларны кисәтү һәм алардан саклану турында сөйләде. Балалар хокук сакчысына сораулар да бирә алды.

Аннары күптән түгел оешкан, «Сәламәтлек сессиясе» хәрәкәте активистларының регионара слетында катнашкан «Хыялыйлар» ирекле отряды лидеры Сөмбел Хөсәенова сүз алды. Ул сәламәт яшәү рәвешенә чакырды, үз отряды көче белән төшерелгән «Юллар чатында» («Распутье») фильмын тәкъдим итте. Аны караганнан соң әңгәмә дәвам итте, яшьләр отрядның киләчәккә планнары хакында фикер алышты, дип хәбәр итә поселоктан Айгөл Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев