Ярминкәләр башлануга инде бер айга якын вакыт узып та китте. Беренче көн белән чагыштырганда сәүдә рәтләрендәге җирле продукциянең ассортименты шактый киңәйгән. Саный китсәң, газета бите генә җитмәс, мөгаен. Шулай да, якшәмбе иртәсендә биредә хөкем сөргән мохит, продукциянең төре, сыйфаты, бәяләре белән сезне, кадерле укучыларыбыз, газета аша тулырак таныштырырга тырышырбыз.
Сарман трактында урнашкан ярминкәгә иртәнге сәгать сигез тулганчы ук килеп җиттек. Бу вакытта сәүдә рәтләрендә сатыласы товар матур итеп тезеп куелган, әлеге сәүдә нокталарының хуҗалары да, алъяпкычларын билләренә ныклап бәйләп куеп, сатып алучыларны көтәләр иде.
Ризыгы да төрле, бәясе дә хуш килерлек
Мин исә читтәрәк кенә бер урында балык сатучы агай янына юнәлдем. Нинди генә елга балыгы юк монда: бер метрга якын озынлыктагы чуртан, эре, тулышып торган алабуга балыгы һәм башкалар һәм башкалар! Кыяфәтенә, сыйфатына күрә хакы да «матур». Балыкның бәясе төренә карап 60-180 сум (бер килограммы) тирәсе.
- Без бирегә Кама Аланыннан килдек. Әлеге ярминкәгә беренче генә чыгуыбыз. Моңарчы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә балык белән сәүдә итәргә рөхсәт ителүе турында белми идек. Белгәч, менә Чаллыга килдек. Бүген икенче көн инде балык белән сәүдә итәбез. Сату ярыйсы гына бара, зарланмыйм, - ди мыек астыннан елмаеп хуҗа Андрей Солдатов.
Аның балыкларына сокланып, кире әйләнеп кайтырга вәгъдә итеп, алга таба барам. Урамның ике ягында дуңгыз, тана, кош ите белән сәүдә итүчеләр яныннан да кеше өзелми. Әле берсе килеп, итнең бәясе белән кызыксына, әле икенчесе, үзе теләгән калҗаны сайлап, аны сатып та ала.
Шилнәбаш авылыннан килгән Мария Бобинаның да сатуы яхшы гына бара.
- Егерме биш ел буе сату итәм инде. Ярминкәгә ел саен киләм. Шәһәр халкына дуңгыз ите алып килдек. Урынына карап, итнең килограммы - 240-250 сум, - ди ул.
Икенче якта Менделеев районыннан килеп, өченче атна ярминкәдә тана ите сатучы Рузалия апа исә (ханым тулы исемен әйтмәде, исеме белән генә дәшәргә кушты), үзенең продукциясе өчен 220-250 сум сорады.
Рузалия ападан ерак түгел шундый ук яшь мал ите белән Түбән Суыксудан Альфира Багряшева да сәүдә итә.
- Ярминкәгә бишенче тапкыр киләбез. Ит белән сату итәбез. Икенче атна инде ял көннәрендә дә биредә булабыз, - ди Альфира ханым.
Сүз арты сүз чыгып, юл чыгымнары, башкасы турында да сөйләшеп алабыз.
- Быел да ярмикәләрдә сату итүчеләргә юл чыгымнарын өлешчә кайтарачаклар. Бу хакта беләсезме? Узган ел әлеге ярдәмнән файдалана алдыгызмы? - дип сорыйм Альфира ападан.
- Юк, моңарчы юл чыгымнарын кайтарып алган юк иде әле. Быел ярдәмнән файдаланырга кирәк булыр дип торам. Безнең гаилә бюджеты өчен сизелерлек булыр иде ул, - дип җавап бирде сәүдәгәр ханым.
Альфира Багряшевага изге теләкләрен әйтеп, юлымны дәвам итәм. Барган уңайга шәһәр халкының сөйләшүләренә дә колак салгалыйм. Ара-тирә сәүдә итүче авыл кешеләренең әңгәмәләрен дә кызыксынып тыңлыйм.
- Кичә Корбан гаете булды бит. Халык аз килде. Товарымны бик сата алмадым. Бүген ярыйсы гына, иртәннән үк кеше шактый күренә!
- Белмим, минем тавык, казларымны кырып кына алдылар. Бүген дә эшем яхшы барыр дип ышанам. Менә шундый сөйләшүләрдән кайсы продукциянең ничек сатылганын, халыкны нәрсә кызыксындыруы турында да белеп алырга өлгерәм.
Йөри торгач, Күзкәй авылында гомер итүче Саҗидә Каюмованы күреп алам. Элегрәк мөгаллимә булып, авыл балаларына белем эстәгән бу сөйкемле авыл апасын беренче караштан ук танып алам. Ул ел саен ярминкәдә үзе үстергән тавык, үрдәк, каз итләрен сата.
- Унике-унөч ел каз-үрдәк үрчетү-сату белән шөгыльләнәбез инде. Аллага шөкер, шәһәр халкы кош итен яратып сатып ала. Кичә дә менә, Корбан гаете көнендә, шактый гына ит сата алдым. Бүген калганын сатып бетерим дип кенә торам, кызым, - ди Саҗидә апа.
Мин исә бу уңган апаның өстәлендәге каз, үрдәк, тавыкларның симез, дәү түшкәләренә күз атып, тел генә шартлатам.
Ярминкәдә кош итенең бәясе кешесе кебек үк төрле. Әйтик, каз 1200-2000 сум, үрдәк 600-1000 сум, индоутка 1200-1500 сум, тавык 500-600 сум тирәсе.
Ит-бәрәңгедән кала, якшәмбе көнне яшелчә-җимеш, дару үләннәре, кабак, кавын-карбыз, бөртеклеләр һәм башка төр продукция бик күп булды. Мөслим районының Баек авыл җирлегеннән килгән Нурсинә Шәйхәйдарова гына да ярминкәгә унбиш төрле продукция алып килгән. Яшелчә, сөт, сөт продукциясе, балан, бал, йомырка - шуның бик азы гына әле бу.
Районыбызның «Тукай азык-төлек корпорациясе» хуҗалыгы да ярминкәгә азык-төлекнең киң ассортименты белән чыккан. Кош ите, ашлык, он, таба майлау өчен каурыйларга кадәр алып килгәннәр алар. Хуҗалык җитәкчесе Мөсәнниф Хановның да кәефе күтәренке.
- Хәлләр яхшы, менә сату итәбез, - ди ул, елмаеп.
Зәй районыннан килгән артистларның бәйрәм концертлары, көчле музыка җитәкче белән артык сөйләшергә ирек бирми. Хәер ул вакытта алар эшкә чумалар: сатып алучыга товар үлчәү, аны төяп җибәрү белән шөгыльләнә башлыйлар.
«Киез итек ничә сумнан?»
Шуны уйлап утырдым әле: гадәттә, ярминкә дигәч тә, бөтенесе дә анда азык-төлек саталар дип кенә уйлый. Бөтенесе түгел, әмма әйткәнемчә, күбесе шундый фикердә. Мин исә ярминкәгә чыккан көнне сәүдә рәтләренең берсендә бәйләнгән оекбаш-бияләйләр, киез итекләр күрдем дә бер мәл телсез калдым. «Әллә халык итек тә сатып ала микән?» - дигән уй җәһәт кенә башымнан очып узды. Шул арада сатып алучыларның берсе итекләрне төрле яктан тотып карап, хакы белән кызыксына башлады. Тик ул да, мин дә аның бәясен белә алмый калдык. Хуҗа кешеләрнең башка якта да сәүдә ноктасы бар икән ләбаса - эшләре каты булып, алар безнең янга килә алмый калдылар.
Мин исә үзебезнең һәм якын-тирә районнардан килгән авыл кешеләре өчен сөенеп куйдым. Менә бит сәүдәләре ничек яхшы бара! Кайберләренең тын алырлык вакытлары да юк.
Бу юлы шунысына да игътибар иттем: быел биредә мин чит төбәкләрдән килгән сәүдәгәрләрне күрмәдем. Кем белә, бәлки, үзләрендә дә шундый күңелле ярминкәләр оештырганнардыр. Шөкер, кая карама, көзге муллык бит. Бу исә шәһәр халкының үзебезнең җирдә җитештерелгән сыйфатлы продукцияне рәхәтләнеп сайлап, сатып алу мөмкинлеген бирә. Чыннан да, ярминкәне тулысынча карап чыкканнан соң, шуны күреп сөендем. Көзге ярминкәләр ел ахырына кадәр дәвам итәчәк әле. Ул вакытка сәүдә рәтләре тагын да баер, мул булыр, безне бәяләре, продукциянең төрлелеге белән сөендерер, ә халык гаиләсе өчен кышка җитәрлек азык-төлек туплап калыр.
Нет комментариев