Көзге ярминкәләр тег белән яңалыклар
-
Ярминкәләрдән кала, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр экобазарда да сәүдә итә алачак
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең эшли башлавына ике айга якын вакыт үтте. Чаллы шәһәренең төрле районнарында үзләре җитештергән товарны сату мөмкинлегенә ия булган авыл кешеләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре яшелчәсен, сөтен, итен, балын, башка төр продукцияне бу вакыт эчендә чикләүләрсез, рәхәтләнеп сатты. Үткән шимбәдә дә көзге ярминкәләр, гадәттәгечә, иртәнге сәгатьтән үк эшли...
-
Көзге ярминкәләр күңелле, тик игеннәрне урып-җыю барышы борчуга сала
Чаллы шәһәренең Сарман тракты шимбә иртәсендә шәрык базарын хәтерләтә иде: урамның ике ягында урнашкан сәүдә нокталарында сәүдәгәрләр үз продукцияләрен мактый-мактый сата. Гәрәбә сыман сары, көрән, аксыл төстәге бал салынган савытлар, ит, чикләвек һәм тагын бик күп төрдәге авыл хуҗалыгы продукциясеннән күзләр камаша, авыз сулары килә. Шәһәр тәмлетамаклары, сакчыл хуҗа-хуҗабикәләр өчен...
-
Шимбәдән көзге ярминкәләр башлана
6 сентябрьдән, ягъни бу атнаның шимбәсеннән, Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Алар шимбә көнне Сарман трактында һәм «Южный» агросәнәгать паркында (Әхмәтшин урамы, 115), якшәмбе көнне исә «Южный» агросәнәгать паркында гына үтәр дип планлаштырыла. Ярминкәгә халык иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр килә ала. Район агрофирмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооператорлары,...
-
Бәяләр артса да, бәрәңгенең килограммын 10 сумнан сатучылар булды
Яр Чаллының Сарман трактында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе бу юлы да үзенә халыкны күп җыйды. Явып торган көчле яңгыр да сатып алучыларны куркытмады. Авыл хуҗалыгы продукциясенә булган бәяләр белән кызыксынып, сәүдә рәтләрен йөреп чыктым.
-
Көзге ярминкәләр башлана
8 сентябрьдән, шимбә көннән, Яр Чаллы шәһәренең "Южный" агросәнәгать паркында, Әхмәтшин һәм Халыклар дуслыгы урамнары кисешкән урында, һәр атна саен шимбә һәм якшәмбе көннәрендә авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәләре үтәчәк. Алар иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр эшләячәк. 15 сентябрьдән 30 декабрьгә кадәр көзге ярминкәләр һәр атнаның шимбәсендә Сарман трактында да...