Чаллы шәһәренең Сарман тракты шимбә иртәсендә шәрык базарын хәтерләтә иде: урамның ике ягында урнашкан сәүдә нокталарында сәүдәгәрләр үз продукцияләрен мактый-мактый сата. Гәрәбә сыман сары, көрән, аксыл төстәге бал салынган савытлар, ит, чикләвек һәм тагын бик күп төрдәге авыл хуҗалыгы продукциясеннән күзләр камаша, авыз сулары килә. Шәһәр тәмлетамаклары, сакчыл хуҗа-хуҗабикәләр өчен...
- Кызым, улым бал кабып кара, бигрәк татлы. Олы яшьтәге бал сатучы мөлаем абыйның әнә шулай һәркемне балдан авыз итәргә дәшүе дә сатып алучыларның күңеленә хуш килми калмый. Әле берсе, әле икенчесе аның чатыры янына килеп, кечкенә генә савыт белән булса да бал сатып алмый китми. Аның мисалында башкалар да үз товарын төрле яктан мактап җәһәт кенә сатып җибәрү юлын таба.
Төсе-тәме, бәясе төрле - сайла гына
Ярминкәгә килүчеләрнең бөтенесен дә уртак ике кызыксыну берләштерә. Ул да булса азык-төлекнең сыйфаты һәм бәясе. Чыннан да, авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә очсызрак бәягә бик сыйфатлы продукция сатып алырга мөмкин. Әле авыл кешеләре әйтмешли: «Юллык та, прәннеклек тә кала». Шулай да быел ярминкәләр шәһәр халкын нинди бәяләр белән каршы ала соң?
Һәр елдагыча, сатып алучыларның барысы да диярлек иң элек бәрәңге рәтләреннән урап йөри. Быел бәрәңге уңышы яхшы булганлыктан, бәясе дә яхшы: ак бәрәңге өчен дә, кызылы өчен дә район, республикадан килгән сәүдәгәрләр килограммына 10 сум сорый. Узган елны исә килограммын 13 сумнан саталар иде. Аш чөгендерен 13-15 сумнан, балның төренә карап 1000-1300 сумнан саталар. Ни хикмәт, бал сатучылар арасында бу көнне Минзәлә умартачылары шактый килгән иде.
- Ел саен ярминкәгә чыгабыз, иртән-иртүк торып юлга җыена башлыйбыз. Әле беренче көн генә бит. Сату ул кадәр әйбәт бара дип әйтә алмыйм, шулай да юл чыгымнарын капларлык булды әлегә, - дип сөйли Яңа Бүләк авылында яшәүче, нәселдән килгән умартачы Равил Төхвәтуллин. Ул да үзләре җитештергән балның өч литрын 1000 сумнан сата. Ә менә прополислысы - үтә дә файдалы балның килограммын 500 сумнан саталар.
Иткә килгәндә, бу көнне ярминкәдә аңа да кытлык юк иде. Итнең төренә карап: кош итеме ул (тавык, күркә), терлек итеме (сыер, бәрән, дуңгыз итләре) килограммы 100 сумнан алып 300 сумга кадәр. Түбән Суыксудан Наилә Әхмәтшинаның да сәүдәсе яхшы бара. Яшь сыер ите тезелгән өстәлдән кеше өзелеп тормый. Килограммы 230 сумнан булса да, аларның продукциясен халык теләп ала.
- Ярминкәгә дип махсус үстерәбез малларыбызны. Һәр көз бирегә килеп, шәһәр халкына сыйфатлы, тәмле ит тәкъдим итәбез, - ди ул.
Ярминкәнең әле беренче көне генә булганга, әлегә кәбестә, суган, бөртеклеләр белән сәүдә итүчеләр күзгә күренмәде. Көннәр суыткач, авыллардан каз-үрдәк сатучылар да килер. Ашыккан ашка пешкән диләр бит. Кала кешеләре дә әнә шулай ашыкмыйча гына азык-төлекнең ассортиментын ачыклый, акча янчыгының мөмкинлеген чамалап күзәтүләр ясый. Шулай да рәтләр арасында йөргәндә: «Кара әле, узган ел бу продукциягә бәя кыйммәтрәк иде бит!» - дигән сүзләрне дә ишетергә була иде.
Быелгы урак район игенчеләренә авырга килде
Күңелле ярминкә төсләре күңелне җылытса да, районда җитди мәсьәләләр дә бар. Шуларның иң мөһиме - урып-җыюның барышы. Дүшәмбе көнне хакимиятнең утырышлар залында үткән киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов урып-җыю, көзге кыр эшләренең барышы турында сөйләде.
- 7 сентябрьгә 39,5 мең гектар бөртекле, ягъни 80 процент игеннәр җыеп алынган. Район буенча уңыш гектарыннан уртача 22,8 центнер чыга. Иң беренчеләрдән булып уракны «Гигант» хуҗалыгы тәмамлады. «Ярыш» (95 процент), «Камский» (92), «Чаллы яшелчәсе» (90) хуҗалыклары да «Гигант»тан калышмый, алар да уракны тиздән тәмамлаячак, - дип сөйләде киңәшмәдә җитәкче.
Шул ук вакытта урып-җыюның яртысын гына башкарган хуҗалыклар да бар. Хәйдәр Сабитов чыгышында андый хуҗалыкларны телгә алды, быелгы уракның катлаулы икәнен искәртте, кыенлыкларның нинди сәбәпләргә бәйле булуын да әйтеп үтте.
- Һәр хуҗалык җитәкчесенең акланыр өчен үз сәбәпләре бар. Ләкин җитди, урынлы сәбәпләрдән кала, күп нәрсә эшнең оештырылмаганлыгыннан, технологик процессларны, агрономик таләпләрне үтәмәүдән килә. Берничә ел рәттән без уҗым культуралары, борчак мәйданнарын арттыру турында сөйләп киләбез. Көзен чәчелгән бөртеклеләр, борчак июль уртасында җитешкән була, аларны җыеп алу өчен дә бу вакытта һава торышы уңайлы, явым-төшем аз. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдиме буенча хуҗалыкта барлык игеннәрнең 40 процентын көзге культуралар алып торырга тиеш. Тик әлеге киңәшне күп кенә хуҗалыклар колагына да элми. Шуның аркасында сабан культураларын гына үстерүче хуҗалыклар башкалардан уракка 10-15 көнгә соң төшә. Нәтиҗәдә, урып-җыю вакыты сузыла. Моннан кала, җитәкчеләрнең кайберләре игеннәрне бөртекнең дымы 14-15 процент булганда гына урып-җыюга керешә. Хәзерге алмашынучан һава торышы шартларында аларга бөртекне 30 процент дым белән ярты уңышны югалтып җыярга туры киләчәк. Тагын бер җитди сәбәп - райондагы комбайннарның искерүенә барып тоташа. Районда бер комбайнга 452 гектар йөкләнеш туры килә, - диде Хәйдәр Сабитов.
Утырышта урып-җыю белән бергә, башка кыр эшләре: көзге чәчү, туңга сөрү эшләре турында да сөйләп, терлекчелек темасына да кагылып үтелде.
Район башлыгы Васил Хаҗиев исә быел уракның авыр булуын янә бер ассызыклады.
- Соңгы ике-өч елда иген үстерү культурасы түбәнәйде. Чара күрү кирәк. Урып-җыю тәмамлангач та, фермерлар, авыл хуҗалыгы белгечләрен бергә җыеп, укулар уздырырга, әлеге мәсьәләгә җитди карарга кирәк, - диде район башлыгы үзен борчыган проблеманы аерып чыгарып.
Нет комментариев