Көзге ярминкәләр күңелле, тик игеннәрне урып-җыю барышы борчуга сала
Чаллы шәһәренең Сарман тракты шимбә иртәсендә шәрык базарын хәтерләтә иде: урамның ике ягында урнашкан сәүдә нокталарында сәүдәгәрләр үз продукцияләрен мактый-мактый сата. Гәрәбә сыман сары, көрән, аксыл төстәге бал салынган савытлар, ит, чикләвек һәм тагын бик күп төрдәге авыл хуҗалыгы продукциясеннән күзләр камаша, авыз сулары килә. Шәһәр тәмлетамаклары, сакчыл хуҗа-хуҗабикәләр өчен...