Ярминкәләр тег белән яңалыклар
-
РайПО оешмасы Казан ярминкәсендә катнашты
Апрель аенда Тукай РайПО оешмасы үз продукциясе белән Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашты.
-
Ярминкәләрдә очсызрак бәядән яшелчәсен, он белән карабодай ярмасын да табарга була
Узган шимбәдә Чаллы шәһәренең Сарман трактында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Анда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл халкы үз продукциясен шәһәр халкына тәкъдим итте.
-
Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә
Бу атнаның шимбәсендә Чаллының Сарман трактында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Көзге, яңа ел алды ярминкәләрендә катнашкан агрофирмалар, крестьян-фермер, шәхси хуҗалык тотучылар һәм авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итүчеләр бу юлы да шәһәр кешеләрен үзләре үстергән терлек, кош ите, яшелчә ише азык-төлек белән сөендерәчәк.
-
Каз ярминкәләре башланды
Узган ял көннәрендә Яр Чаллыда каз ярминкәләре башланды. Ике көн рәттән ул мэрия каршындагы Азатлык мәйданында үтте. Ярминкәнең беренче көнендә үк Татарстанның 19 районыннан килгән 100дән артык сәүдә ноктасы халыкка хезмәт күрсәтте. Чаллылыларга һәм шәһәр кунакларына түбән бәядән, экологик яктан чиста булган яңа суйган кош ите сатып алу мөмкинлеге бирелде.
-
Ярминкәләрдән кала, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр экобазарда да сәүдә итә алачак
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең эшли башлавына ике айга якын вакыт үтте. Чаллы шәһәренең төрле районнарында үзләре җитештергән товарны сату мөмкинлегенә ия булган авыл кешеләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре яшелчәсен, сөтен, итен, балын, башка төр продукцияне бу вакыт эчендә чикләүләрсез, рәхәтләнеп сатты. Үткән шимбәдә дә көзге ярминкәләр, гадәттәгечә, иртәнге сәгатьтән үк эшли...
-
Шимбәдән көзге ярминкәләр башлана
6 сентябрьдән, ягъни бу атнаның шимбәсеннән, Яр Чаллы шәһәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Алар шимбә көнне Сарман трактында һәм «Южный» агросәнәгать паркында (Әхмәтшин урамы, 115), якшәмбе көнне исә «Южный» агросәнәгать паркында гына үтәр дип планлаштырыла. Ярминкәгә халык иртәнге сәгать 8дән кичке 5кә кадәр килә ала. Район агрофирмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооператорлары,...
-
Каз ярминкәләре башланды
Үткән ялларда Чаллының «Палитра» сәүдә үзәге каршындагы Азатлык мәйданында каз ярминкәләре башланды. Монда Татарстанның 16 районыннан фермер һәм шәхси хуҗалыклар катнашты. Каз һәм башка төр продукция алырга дип килгән чаллылыларны күңелле концерт программасы белән үзешчән сәнгать коллективлары сәламләп, кәефләрен күтәреп торды. Ярминкәдәге бәяләрне белеп кайту максатыннан мин дә урынга чыктым.
-
Бәяләр артса да, бәрәңгенең килограммын 10 сумнан сатучылар булды
Яр Чаллының Сарман трактында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе бу юлы да үзенә халыкны күп җыйды. Явып торган көчле яңгыр да сатып алучыларны куркытмады. Авыл хуҗалыгы продукциясенә булган бәяләр белән кызыксынып, сәүдә рәтләрен йөреп чыктым.
-
Ярминкәдә бәяләр нинди булыр?
Яр Чаллы шәһәрендә 21 сентябрьдән башлап 19 октябрьгә кадәр атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. Анда авыл хуҗалыгы һәм көндәлек кулланудагы товарлар күпләп сатылачак. Районның товар җитештерүчеләре, барлык формадагы милекчеләре, сәүдә оешмалары һәм шәхси хуҗалыклар, элеккечә үк, Сарман трактындагы базар мәйданында сатачаклар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә,...
-
Ярминкәләр башлана
Быел Яр Чаллыда көзге ярминкәләр 21 сентябрьдән 19 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә, һәр елдагыча, махсус бәядән сөт, ит, яшелчә кебек авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу мөмкинлеге булачак. Әйтик, сөтнең литры якынча 20-22, беренче категорияле ун данә йомырка - 30, бәрәңгенең килограммы 10 сумнан булачак. Теләгән кеше печән, салам...