Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Каз ярминкәләре башланды

Узган ял көннәрендә Яр Чаллыда каз ярминкәләре башланды. Ике көн рәттән ул мэрия каршындагы Азатлык мәйданында үтте. Ярминкәнең беренче көнендә үк Татарстанның 19 районыннан килгән 100дән артык сәүдә ноктасы халыкка хезмәт күрсәтте. Чаллылыларга һәм шәһәр кунакларына түбән бәядән, экологик яктан чиста булган яңа суйган кош ите сатып алу мөмкинлеге бирелде.

Шимбә көне буе өстән карлы яңгыр явып торды, аяк асты да басуга ук таеп китәрлек булып бозга катты. Шулай булса да, сәүдә итүчеләр дә, каз, үрдәк, күркә кебек тәмле кош итләре белән өстәлен баетырга теләүче шәһәр халкы да ул көнне Азатлык мәйданына шактый җыелган иде. Биредә күңелле ярминкә эшләвен белдереп, үтеп баручыны үзенә тартып татар җырлары яңгырап тора. Шулай ук үзешчән коллективлар да сәхнәдә чыгыш ясады. «Үтеп барышлый гына кагылган идем, концерт тыңламыйча һәм ит алмыйча китә алмадым», - диючеләр дә булды.
Төрле районнардан килгән сатучылар арасында тукайлылар да аз түгел. Каз, күркә, индоутка һәм тавык түшкәләре белән сату итүче әниле-кызлы Әнисә һәм Гүзәл Фәттаховалар Ташкичүдән. «Һәр ел саен тәүлеклек кош-корт алып үз хуҗалыгыбызда үстерәбез. Ярминкәләр башланганнан бирле чыгабыз инде. Бүген менә 100ләп баш кош-корт ите алып килдек. Иртәнге сәгать дүрттә монда идек инде, урын өчен дип шулай иртә кузгалдык», - дип сөйли Гүзәл. Казларның килограммын 350 сумнан саталар. Бәя бөтен базарда шулай - 300-350 сум тирәсе. Бер түшкә каз 4-6 килограмм килә. Индоутканың бер түшкәсе өчен авырлыгына карап 700дән 1000 сумга кадәр сорыйлар. Түшкәнең авырлыгы 2 килограмм тирәсе. Күркәләр исә 6дан башлап 12 килограммга кадәр килә. Бәясе килограммына 350 сум. Чебиләрнең түшкәсе шулай ук авырлыгына карап 550-800 сумга баса. Көндезге сәгать 10нарга Фәттаховлар 100 баш кош-кортның 30лабын сатарга өлгергәннәр иде инде. «Ярминкәнең ахырына кадәр торабыз инде, сатып бетермәсәк, иртәгә дә киләбез», - диделәр Ташкичүнең кош үстерүчеләре.
Алардан ерак та түгел, шул ук рәттә Новотроицкоедан ирле-хатынлы Шәмсия һәм Өлфәт Шәмсемөхәммәтовларның сату ноктасы. Алар үрдәк һәм күркә ите белән сәүдә итәләр. 30 баш кош-корт алып чыкканнар, шулай ук иртүк килгән булганнар. Үрдәкнең дә, күркәнең дә килограммын 300 сумнан саталар Шәмсемөхәммәтовлар.
Райондагы кош үстерүчеләрнең бәхетенә, менә шулай якында гына ярминкәләр оештыра башладылар. Үстерү бер эш булса, аны сату үзе олы мәшәкать бит әле. Сүз дә юк, җитештергән продукцияңне аренда өчен түләмичә генә сату урыны булганга сөенәләр авыл эшмәкәрләре. «Ә менә безнең якын-тирәдә мондый ярминкәләр юк», - ди Яңа Чишмә районыннан килгән Айгөл Әхсәнова. Бүген ул сәүдә итәргә хуҗалыгында үстергән 100 башлап индоутканың 40ын алып килгән. «Яр Чаллыда каз ярминкәләре оештырыла башлаганнан бирле йөрибез инде. Иртәнге 3тән юлга чыккан идек. Ике сәгатьләп килдек. Иртәгә дә килергә исәплибез», - диде ул.
Электрик булып эшләүче яшь егетләр Айваз Нурлыев һәм Руслан Хаҗипов эштән буш вакытларында бераз өстәмә акча эшләргә уйлаганнар. Круглое Поледа каз үстерүче танышларыннан яңа суйган кошларны сатып алып ыслыйлар икән егетләр. Поселокта үзләренең махсус җиһазлары бар. Бу юлы алар ысланган казларны беренче тапкыр ярминкәгә алып чыкканнар. Бер түшкәсенә 1300-1500 сум дип бәя куйганнар. «Кәеф яхшы. Салават абый җырлый, без сатабыз», - диләр Руслан белән Айваз шаяртып.
Шәхси хуҗалыклар гына түгел, кошчылык фабрикалары да үз продукцияләрен ярминкәгә алып килгәннәр. Мәйданчык уртасында талдан үрелгән койма эчендә тере казлар да күренә. Бер читтәрәк кош мамыгыннан тутырылган мендәрләр өелгән. Бәяләре 750-800 сум тора.
Киләсе шимбә-якшәмбедә, ягъни 20-21 декабрьдә, ярминкә шушы ук урында узачак, ә Яңа ел алдыннан, 27-28 декабрьдә, «Южный» агросәнәгать паркында һәм Сарман трактында оештырылыр дип көтелә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкәләр

2
X