Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Уңышка уртак тырышлык илтә

Төшкә таба офыкта болытлар куера төште. "Нива" машинасы белән кырчылар янына ашыгучы "Кама" агрофирмасының "ХПК-2" җитәкчесе Равис Зәйнәшев тәрәзәгә бәрелгән берничә эре тамчыга пошынып: "30 гектар соңгы арпаны бетерергә комачауламаса ярар иде", - дип куйды.

Яңа Бүләк, Иске Дөреш, Мус. Завод авылларының бер-берсенә тоташкан җирләрендә аксыл төскә кергән 1500 гектар арпаның соңгы кишәрлекләрен суктыра комбайчылар. Комбайннар артыннан ак тасмадай сыек салам теземе кала. Киң басуны бер-бер артлы иңләп килүләре гаҗәеп матур манзара. Төркемдә дүрт комбайн. Илфак Имаметдинов, Илшат Гайнетдинов, Илнур Этикбаев - "Нью-Холланд", Рәмдил Хәбиров "Тукано" комбайннарында. Озын басуны бер-ике кат әйләнүгә, 5-6 минут эчендә бункер тула. Элиталы "раушан" сортлы арпа гектарыннан 40 центнер уңыш бирә икән. Гаҗәпләнеп урган җиргә карыйсың, уттай кызудан җир ярылып, кул сыярдай тишекләр хасил иткән. Чәчүлекләрне вакытында карап, агротехник технологияне төгәл үтәгәч, быелгы коры елны яхшы уңыш үстергәннәр Иске Дөреш, Яңа Бүләк игенчеләре. "Кама" агрофирмасы комбайнчылары арасында беренчелекне тоталар. Иң күп ашлык суктыручылар да алар. Без хуҗалыкта 5 августта көн үзәгендә булган идек. "Кама" агрофирмасының 4 август мәгълүматы сәхифәсендә Илфак Имаметдиновның бер көндә 29,4 центнер иген урып алуы, 1178 гектар арпа суктыруы, ә урак башыннан бирле 10179 центнер ашлык озатуы турында әйтелә. Илфакның хезмәттәшләре дә әйбәт күрсәткечләргә ирешәләр. Илнур Этикбаев, Илшат Гайнетдиновлар көнгә 1080-1044 центнер ашлык суктыралар. Урак башыннан бирле, ягъни 15 көн эчендә һәркайсының 10,5 мең центнер ашлыкны комбайн бункерыннан ындыр табагына озатуларын хезмәт батырлыгына тиңләрлек. Дүрт комбайнга 6-8 машина хезмәт күрсәтә. Шоферлар хуҗалык белән килешү нигезендә эшлиләр. Камаз шоферлары Рушан Шәйхуллов, Илмир Хәйруллин ындыр табагына көнгә 20-22 рейс ясауларын әйттеләр. Кайберләре, җитештерүчәнлекне күтәрү максатыннан, өстәмә арба тагып эшлиләр. "Татнефть" оешмасыннан килгән шофер Рамил Зиннуров шул ысул белән берьюлы 18-20 тонна ашлык алып кайтуын әйтте.

Кыр эшләре белән танышкан арада төшке аш вакыты җиткән. Сәгать 11гә комбайнчылар басу уртасына җыелдылар. Алар тамак ялгаган арада Мус. Завод авыл клубының "Чишмәкәй" агитбригадасы бик матур концерт куйды. Наилә Фәйзуллина, Сөмбел Зарипова, Зөлфия Ганиева чыгышларын җылы кабул иттеләр. "Сорнай" ансамбле җырчысы Мус. Завод авылы егете Илмир Ямалов чыгышы да бик ошады. Агитбригада чыгышына кушылып, кайбер механизаторлар үзләре дә осталыкларын күрсәттеләр.

Әмма вакыт тыгыз, ун-унбиш минут үтмәгәндер, комбайнчы егетләр "Нью-Холланд" ларын кабызып, арпа басуына кереп киттеләр. Бүлекчә җитәкчесе Равис Зәйнәшевның шомлануы урынсыз булып чыкты. Уңган егетләр кичкә әлеге басуны тәмамлап, сабан бодаена күченәләр иде. Уңышы җыеп алынган арпа басуының аргы башында К-700 тракторлары туңга сөрүгә керешкәннәр. Августта сөргән җирләрнең киләсе ел уңышына яхшы нигез икәнен белеп эшли механизаторлар.

Без Иске Дөреш авылының ындыр табагында. Мөдире Риф Кашапов эш барышы белән таныштыра. Монда "Агрокөч төркеме" хуҗалыклары өчен көзге бодай орлыгы әзерлиләр. Эш ике сменада оештырылган. Оператор Рәзинә Сәйфуллина элиталы орлыкны агулап, чәчүгә әзерли.

- Без 2 мең гектарда көзен чәчү өчен орлык хәстәрлибез. Эш иртәнге сәгать 4тән 22 сәгатькә кадәр дәвам итә. Комбайн ашлыгын ике кат чистартып, тиешле кондициягә китерәбез. Сменага 10-12 тонна ашлык чистартабыз, - дип үз эшләре турында таныштыра Р. Кашапов.

Ашлык чистарту машиналары янында укучы яшьләрне һәм студентларны очратабыз. Шундыйлардан Сарман агролицеенда укучы Изил Усманов, абыйлы-энеле Самат һәм Салават Хәйруллиннар, урта мәктәпне тәмамлаган Элина Дусадбекованың хуҗалыкка ихлас булышуларын әйттеләр. "Безнең үзебез өчен дә әйбәт, каникул вакытында айга 7 мең сум акча эшләп алабыз", - диләр яшьләр шатланып.

Үтә мәшәкатьле чак. Ындыр табагында таудай арпа көшелләре. Аларны чүптән арындырып, элиталы орлык әзерләү заводына озатасылар. Ындыр табагы бригадиры Мөдәррис Мингалиев ашлыкны чистарту машиналарның җитештерүчән эшләве турында уйлана, ашлыкны ачык һавада озакка калдырып булмый бит.

Бүлекчә җитәкчесе Равис Зәйнәшев басуларын көненә берничә кат әйләнеп чыга. Ярты төнен йокысыз үткәрсә дә, күңеле күтәренке, йөзе якты. Урып-җыю эшләре уңышлы бара. Бу эштә катнашучы һәркемгә рәхмәте зур аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуќалыгы ућыш