Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Республика эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрүне максат итеп куя

Татарстан, Франция һәм Бельгия илләрен артта калдырып, эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Competition чемпионатын уздыру хокукы яулады. 2019 елда әлеге мөһим чара республикабыз башкаласында - Казанда үтәчәк. Дүшәмбе көнне Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә WorldSkills International генераль ассамблеясының халыкара жюрие шундый карарга килде. Татарстан делегациясен исә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

Чемпионатны үзләрендә уздыруга Франциянең Париж һәм Бельгиянең Шарлеруа шәһәрләре дәгъва итте. Шулай да жюри әгъзаларының күбесе чемпионатның нәкъ менә Казанда үтүе өчен тавыш бирде.

Гаҗәпләнәсе дә түгел, эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү республика җитәкчелеге, аның лидеры Рөстәм Миңнеханов өчен беренчел максатларның берсе. Бу уңайдан Татарстан җитәкчелеге белән бергә сәнәгать предприятиеләре һәм югары уку йортлары эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, аларны үстерүгә зур кызыксынуларын белдерәләр. Узган ел республикада әлеге юнәлеш буенча 5 ресурс үзәге барлыкка килде, агымдагы елда тагын 5се үз ишекләрен ачачак. Татарстанда җәмгысе 25 шундый үтә заманча үзәкнең булачагы билгеле.

Нигездә авыл хуҗалыгы районы буларак, бездә дә яшь белгечләрне авылларга тарту, эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү өстендә эш алып барыла. Әйтик, авылда калып яшәүче һәм эшләүче яшь белгечләргә торак төзегәндә дәүләт субсидиясе белән ярдәм итәләр. Шулай ук өч ел бер урында өзлексез эшләгән яшь инженерларга, агрономнарга акчалата ярдәм күрсәтелә. Югары белемле авыл хуҗалыгы белгечләренә 100 мең сум күләмендә, урта һөнәри уку йортларын тәмамлап чыкканнарга 50 мең сум күләмендә акча түләнә. Моннан тыш, бер ел дәвамында, ай саен хезмәт хакына кушып, 5 мең сум күләмендә өстәмә акчалата ярдәм күрсәтелә. Күп хуҗалыклар, үз инициативаларыннан чыгып, үзләрендәге белгечләргә индивидуаль рәвештә булышлык итә, кызыксындыру чаралары таба. Моның һәммәсе дә авылда төпләнеп калырга теләгән яшьләрдә киләчәккә ышаныч тудыра.

Быел Казан авыл хуҗалыгы университетын тәмамлап, районның эре, алдынгы хуҗалыкларының берсе дип саналган «Кама» агрофирмасының «Новотроицкое» бүлекчәсенә эшкә килгән яшь бухгалтер-икътисадчы, Бай Бүләк авылы егете Индус Газизов та авылга кайтуына үкенми.

- Укуны тәмамларга ике ай калгач та хуҗалыкка эшкә чакырдылар. Мин исә ике уйлап тормый ризалаштым. Чөнки яшүсмер чактан ук әти белән комбайнда йөреп, әлеге тармакта эшләп, авыл хуҗалыгын үз итеп үстем. Шуңа күрә һөнәремне дә авылда эшләрлек итеп сайладым. Хәзер бер дә үкенмим. Хезмәт хакы, эш шартлары яхшы. Җитәкчебез дә һәрвакыт ярдәм итәргә генә тора. Эшкә үз машинамда йөргәнгә ягулык чыгымнарын да капларга ярдәм итәләр, - ди Индус. Бераз уйлап торганнан соң, сүзен дәвам итә. - Бүген авылга кайтучы яшь белгечләргә республика һәм район җитәкчелеге ярдәм итәргә тырыша. Минем кебек авылга кайтучы танышларым да, үзем дә моны күрәбез, сизәбез. Ләкин, миңа калса, эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен үстерүдә, яшьләрне авылларга, сәнәгать предприятиеләренә тартуда эшлисе эшләр шактый әле, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев