Район хакимиятендә узган киңәшмәдә «Биклән» җитештерү кооперативы рәисе Рафаэль Хаматовка берьюлы ике бүләк - «Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре туктатылуга 25 ел тулу уңаеннан юбилей медале» һәм ТР Икътисад министрлыгы үткәргән «Алтын йөзлек» ягъни ел эшмәкәре-2014 бәйгесе җиңүчесе дипломы тапшырылды. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев Рафаэль Габделхай улының кулын кысып: «Мондый егетләр...
Хуҗалыкның хәле белән танышкач, икенче көнне эшкә килмәскә дә уйлаган идем, курыкты дип әйтерләр дип оялдым...
«Тормыш - көрәш, кыенлыклар алдында сыгылмаска, җиңеп яшәргә кирәк, - ди Рафаэль Хаматов. - Кыю һәм баш бирмәс булырга безне Әфган өйрәтте». 13 ел элек аның «Биклән» хуҗалыгына җитәкче булып килгән чагы хәтердә. «Бу егетнең башы икәүдер инде, күрәләтә шулкадәр беткән хуҗалыкка килә бит», - дип бик гаҗәпләнгән идем. Кооператив банкрот хәлендә, бурычлары миллионлаган, Рафаэль Габделхаевич соңгы 10 елга инде 7 нче рәис иде. Бүген ул көннәрне искә алып:
- Хуҗалыкның хәле белән танышкач, икенче көнне эшкә килмәскә дә уйлаган идем, курыкты дип әйтерләр дип оялдым. Куркаклык сугыш кичкән егетләргә хас сыйфат түгел. Аннары, дөресен әйтергә кирәк, кооперативның бу хәлгә төшүенә күңелем әрнеде, биредә эшләүчеләрне кызгандым, - ди ул.
Минем кебек бүтәннәр дә аңа: «Күпмегә түзәр?!» - икән дип сынап карады. Хаматовның да моннан качасына, «Биклән»нең башка бик күп хуҗалыклар кебек үк яңа икътисадый шартларда эзсез эреп югаласына шик юк иде. Әмма вакыт киресен күрсәтте. Әфганны узган Сәет авылы егете кыенлыклар алдында сыгылып төшми торган нык, үҗәт холыклы булуын раслады. Аның җитәкчелегендә «Биклән» миллионлаган бурычларын ырып-ерып, тотрыклы, ныклы эшләүче хуҗалыклар рәтенә чыкты. Иң мөһиме - хуҗалык үзе, фермалар, техника, коллективның төп өлеше сакланып калды. Моның өчен холкы белән бераз дуамал, кирәк җирдә хәйләкәр һәм иң мөһиме - ничек итеп кыссаң да баш бирмәс, курку белмәс Рафаэль Хаматовка озак еллар шушы хуҗалыкны җитәкләгән, аннары район ветераннар советында эшләгән, инде мәрхүм, Рафик Ямалиев та рәхмәтле булды. Дөрес, бүген Рафаэль Хаматовны мактаганга ачулары килүчеләр булмый калмас. Ул инде ничә еллар хуҗалык җирләре өчен көрәшә, заманының нинди көчле затлары белән генә каршылыкка килмәде, суд, тикшерү юлыннан кайтып керми. Очраганда:
- Кая ашыгасың әле шулай? - дип сорасаң, - менә җир буенча килдем әле, мин монда чагында, басуда тагын казык кагалар инде, - ди. Шәһәрнең якынлыгы үзенекен итә, биредәге җирләргә күпләр кызыга. Күп балалы гаиләләр өчен кишәрлекләрнең Биклән җирлегеннән бүленеп бирелүе дә хәлне катлауландырды. Бикләнлеләр шулай үз кишәрлекләре өчен судлаша, тарткалаша иген үстерәләр. Хуҗалык бүген 2,5 мең гектар җир били. Аз мәйданнардан күбрәк уңыш алуны максат итеп куялар. Бүгенге шартларда хуҗалыкны яшәтеп калуның бу бердән-бер юлы. Быел һәр гектардан уртача 38 центнер бөртек җыеп алуга ирештеләр. Авыл хуҗалыгы өчен гаять катлаулы соңгы еллар өчен бу бик яхшы күрсәткеч. Моңа исә заманча технологияләрне куллану, корылыкка чыдам сортлар игү бәрабәренә ирештеләр. Игеннәрне саклап калу өчен төн йокламый Мәскәүдән кайтартылган «Нагро» биостимуляторы белән эшкәрттеләр. Туфракны эшкәртүдә дә бабайлар методына кире кайталар, соңгы вакытта киң кулланылган җирнең өслеген генә эшкәртүдән китеп, тирән итеп сөрәләр. Гербицидлар куллануны азайту да, чыгымнарны киметергә ярдәм итә.
Терлекчелек буенча да күрсәткечләре куанырлык. Җитештерү коопертивында бүгенге көндә 1000 баш мөгезле эре терлек бар. Шуның 380е - савым сыерлар. Быел һәр сыердан уртача 5000 килограмм сөт савып алганнар, бу уртача республика күрсәткечләренә тиң. Сөтне югары сорт белән Алабуга сөт комбинатына озаталар. Бу - хуҗалыкка тере акча кертү чыганагы. «Әмма бүгенге көндә сөт очсыз бәядән китә, монда без бик күп акча югалтабыз, киләчәктә үзебез эшкәртеп сатуны гамәлгә кертергә исәплибез. Шулай эшләү отышлы булачак», - ди хуҗалык җитәкчесе Рафаэль Габделхаевич уй-теләкләре белән уртаклашып.
Эшлим, иҗтиһат итәм дигән кешегә техниканы, корылмаларны яңартусыз булмый. «Биклән» хуҗалыгында бу юнәлештә дә эш алып барыла. Биредә менә дигән җәйге лагерь төзеп куйдылар. Соңгы елларда «Макдон» чапкычы, төягечле трактор, сабан, ике печән пресслау җайланмасы алдылар. Рафаэль Хаматов хезмәткәрләр өчен фатирлар сатып ала башлады. Өч фатир алынган, тагын икесенә килешү төзелә. Шулай итми булмый, авыл хуҗалыгына эшкә килергә атлыгып торучылар юк. Бигрәк тә Бикләндә, авылның үзендә берничә уңышлы эшләп килүче предприятие бар, кооперативтагы хезмәт хаклары белән алар белән ярышып булмый. Аннары Чаллыга 10 гына чакрым, күпчелек шунда йөреп эшли. Шәһәрдәге «охраннар» авыл халкын тәмам рәхәткә чыгарды бит. Монда елның 365 көнен алсыз-ялсыз эшлисе түгел.
- Әмма шуңа да карамастан, төп кадрларны саклап кала алдык. Тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган, авылны ихлас яраткан хезмәткәрләрдән башка уңышка ирешәм димә. Безнең хуҗалыкта бар алар, - ди Рафаэль Габделхаевич. - Хуҗалыкның агрономы Фидаил Кадыйровны гына алыйк. Аңа әле 30 гына яшь, ул инде республикадагы иң яхшы агрономнар унлыгына керде. Игенчелектәге уңышларыбызда аның өлеше зур.
Уңышларны санавы җиңел, әмма алар артында ничә елларга сузылган борчу-мәшәкать, тулы бер коллективның тынгысыз көндәлек хезмәте ята. Корылыгына, җитмәгән акча, базардагы җитештерүчегә карата булган гаделсез бәяләргә дә карамастан, яхшыга өметләнеп яши бикләнлеләр.
Украинадагы сугышчан дусларым бүген каршы торучы ике якта корал тотып көрәшә, шуңа җаным көя
Рафаэль Хаматов Әфганда 1980-81 елларда хезмәт итә. «Ул сугыш барыбызның да тормышында җуелмас эз калдырды. Мәгънәсез кан коешта күпме егетләребезне югалттык. Аларны онытырга хакыбыз юк. Нинди генә җитди мәсьәлә булмасын, ул кулга корал алып, көч белән хәл ителергә тиеш түгел. Сөйләшүләр юлы белән килешүгә килергә кирәк. Кан коярга ярамый. Мин үземнең өйдәге утлы коралларны да тапшырдым. Илләр арасындагы мөнәсәбәтләр дә шул рәвешле корылырга тиеш бит. Бүген Украинадагы сугышчан дусларым каршы торучы ике якта: берләре - ополченецлар ягында, икенчеләр Украина армиясендә корал тотып сугыша, ә бит Әфганда без бергә идек, бүген шулар өчен борчылам. Сугышны үткән кеше буларак, мин бары тик тынычлык яклы», - ди Рафаэь Хаматов. Ул райондагы Әфган һәм кайнар нокталардагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның координацион оешмасын җитәкли. Җәмәгать оешмасы район хакимияте бинасындагы ветераннар советында урнашкан, биредә көн буе кеше өзелми. Әфган һәм кайнар нокталарда хезмәт итүчеләрне Зәтиябану Газизова кабул итә. Бирегә торак, төрле ташламалар алу кебек мәсьәләләр буенча сораулар белән киләләр. Аларга кая барырга, нинди документлар тапшырырга кирәклеген аңлаталар, киңәш бирәләр, ветераннарның сорау-үтенечләре буенча төрле оешмаларга мөрәҗәгать итәләр. Координацион совет район хакимияте ярдәме белән улларын сугыш хәрәкәтләрендә югалткан ата-аналарга ветеннар госпиталендә дәваланырга ярдәм итә.
- Координацион совет Әфган һәм кайнар нокталарда хезмәт итүчеләрне туплау, ветераннар өчен даими килеп, мөрәҗәгать итү урыны булдыру максатыннан оештырылды. Сугыш хәрәкәтләре ветераннарына мондый җыелу урынының булуы бик мөһим. Үзәк киләчәктә дә үзенең эшчәнлеген дәвам итәчәк. Форсаттан файдаланып, әфганчыларны, кайнар нокталарда хезмәт иткән сугышчы-интернационалистларны, сугыш хәрәкәтләрендә улларын югалткан әти-әниләрне, барлык райондашларны якынлашып килүче 2015 ел белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Илгә-көнгә тынычлык, һәрбер гаиләгә шатлык-куанычлар телим.
Нет комментариев