Рафаэль Хаматов: «Әфган кыенлыклар алдында сыгылмаска, җиңеп яшәргә өйрәтте»
Район хакимиятендә узган киңәшмәдә «Биклән» җитештерү кооперативы рәисе Рафаэль Хаматовка берьюлы ике бүләк - «Әфганстанда сугыш хәрәкәтләре туктатылуга 25 ел тулу уңаеннан юбилей медале» һәм ТР Икътисад министрлыгы үткәргән «Алтын йөзлек» ягъни ел эшмәкәре-2014 бәйгесе җиңүчесе дипломы тапшырылды. Муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев Рафаэль Габделхай улының кулын кысып: «Мондый егетләр...