Якты юл
  • Рус Тат
  • Булган белгечләр картая, яшьләр эшкә килергә ашыкмый

    - Унике ел элек район больницасына эшкә килгәндә, урта медицина хезмәткәрләренә кытлык юк иде. Хәзер шәфкать туташларын таба алмыйча интегәбез. Еллар узу белән шундый хәлгә калырбыз дип уйга китереп караган да булмады, - ди район үзәк больницасы баш табибы Галим Сабирҗанов. Чыннан да, район больницасында кадрларга булган кытлык турында беренче...

    Кадрлар мәсьәләсе больницаның барлык бүлекләре өчен дә көнүзәк сорау дип әйтсәм - ялган булмас. Башлыча биредә урта, кече медицина хезмәткәрләре җитеп бетми. Бу шәфкать туташлары, санитаркалар. Хәер, бүгенге көндә персонал белән тулысынча тәэмин ителгән бүлекләр дә бар. Шуларның берсе - терапия бүлеге.
    - Коллективта бүгенге көндә 20ләп кеше эшли. Бу - бүлектә булган барлык табибларны, урта һәм кече медицина хезмәткәрләренең һәммәсен дә исәпләгәндә. Шуларның 2се - табиб, 11е -шәфкать туташы, 7се санитарка, хуҗалык эшләре буенча шәфкать туташы ише кече персонал хезмәткәрләре, аларның шактые биредә күп еллар эшли. Кайберләре мин әлеге бүлекне җитәкләгәнче үк килгәннәр. Өч ай элек безгә эшкә яңа табиб та килде, - дип сөйли терапия бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-терапевт Филида Хәбибуллина.
    Август аенда бүлеккә икенче табиб булып эшкә урнашкан Айгөл Нуриевага утыз ике яшь. Ул бирегә хәрби госпитальдә эшләгәннән соң килгән.
    - Эшли башлавыма өч ай гына әле. Әлегә барысыннан да канәгать, - дип елмая ул, тутырып алынучы кәгазьләреннән аерылып.
    - Ни өчен нәкъ шушы больницага, бу бүлеккә килергә булдыгыз? Ни өчен шәһәрдәге берәр дәвалау учреждениесен генә сайламадыгыз? - дип кызыксынам яшь табибтан.
    - Күңелемә биредәге коллектив хуш килде. Терапия бүлегенә килүем дә очраклы гына түгел. Мин күптәннән инде терапия серләренә тирәнтен төшенергә хыяллана идем. Шул теләк мине бирегә алып килде, - дип җавап кайтарды Айгөл Хәмзә кызы.
    Эшли башлаганына күп булмаса да аны бүлек мөдире яхшы яктан гына телгә ала.
    - Бик тырышып, эшенә бирелеп эшли ул. Бүлектә тагын бер табибның булуы минем хезмәтемне дә җиңеләйтә, дәвалауга кагылышлы четерекле мәсьәләләрне хәл иткәндә, киңәшләшкәндә дә ярдәмле ул, - ди Филида ханым.
    Терапиядә күп еллар эшләүче медицина хезмәткәрләренә дә тукталып үтәсе килә. Шундыйларның берсе, өлкән шәфкать туташы - Валентина Федорова. Ул район больницасында хезмәт юлын 1980 елда башлаган. Биредә ул берөзлексез, больницага тугры калып, 34 ел инде авыруларны дәвалауга үзеннән зур өлеш кертә.
    - Чистайдагы медицина көллиятен бетергәч тә Казан белән Чаллыга эшкә бару мөмкинлеге бар иде. Мөмкинлек дигәч тә, безне төрле шәһәрләргә, торак пунктларына юллама белән җибәрәләр иде. Мине исә Чаллыга, район больницасына эшкә җибәрделәр. Шул көннән бирле биредә эшлим. Башка җиргә китү дигән уйлар булмады, - ди Валентина Федорова.
    Валентина Васильевнаның хезмәттәшләре, дөресрәге аның кул астында эшләүче шәфкать туташлары Мәрзия Сәетова һәм Гөлсинә Мирхәйдәрова да әлеге больницада күптәннән. Мәрзия ханым 1978 елдан бирле, Гөлсинә ханым 1981 елдан алып район халкына медицина хезмәте күрсәтәләр. Алар белән бергә медицинада 20 ел эш стажы булган шәфкать туташы Зөлфирә Вахитова да эшли. Ул җиде ел дәвамында процедуралар ясау кабинетында авыруларга системалар, уколлар куеп хәлләрен җиңеләйтә.
    Тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган табиблар, шәфкать туташлары белән бергә биредә яшьләр дә бар. Наилә Яппарова белән Раилә Ханнанова шундыйлар рәтеннән. Алар икесе дә постта торучы шәфкать туташлары. Раилә Ханнанова терапиядә эшләүче иң яшь хезмәткәр. Аңа нибары 22 яшь.
    - Яшьләр булганга сөенәбез инде. Наилә бездә 1991 елдан бирле эшли. Раиләбезнең терапиядә эшләүенә ике ел гына тулды. Алар тырышып, үз эшләрен белеп башкаралар, - ди Филида Якуповна. - Яшьләргә өметләнәбез инде. Алар безгә алмашка килерләр дип ышанабыз, практикага килүче медицина көллияте талибларына булган белем-тәҗрибәбез белән уртаклашабыз, эш вакытында һәммәсенә дә әзер булырга өйрәтәбез. Хәзерге вакытта бездә практика узучы Чаллы көллияте студентларына менә шушыларның һәммәсен сеңдерергә тырышабыз, - диде ул.
    Әлбәттә, эш шартлары, пациентлар белән дә эшләү үз йогынтысын ясамый калмый. Узган ел терапия бүлегендә косметик ремонт ясаганнан соң коридорлар, палаталар яктырып киткән.
    - Бездә дәваланучы авырулар белән эшләү дә үзенчәлекле. Чөнки биредә, башлыча, олы яшьтәге, өлкән буын кешеләре сәламәтлеген ныгыта. Аларның кайберсе начар күрә, начар ишетә - аларга карата аерым игътибар, җылы мөнәсәбәт кирәк. Һәр эш көне киеренкелектә уза. Төрле хәлләр булырга мөмкин ич, - ди бүлек хезмәткәрләре.
    Реанимация бүлегенә китерелгән авыруларның хәле җиңеләйгәч терапиянең ак халатлы шәфкать ияләре аларны дәвалап, тулысынча аякка бастыру өстендә зур эш башкаралар. Йөрәк-кан системасы, тын юллары авырулары, шикәр диабеты, ашкайнату системасы һәм башка авырулары булган район һәм шәһәр кешесенә ярдәм күрсәтләр. 30 койкалы әлеге бүлектә икенче, өченче группа инвалидларны да дәвалыйлар. Аларга да аерым мөнәсәбәт, җылы сүз кирәк. Физиотерапия, фиточәйләр, сулыш гимнастикасы, кислород терапиясе - дәвалауның бер өлеше генә.
    Шуларның һәммәсен искә алып, терапия бүлегендә кадрларга кытлык булмау - искитмәле күренеш. Бүгенге көндә биредә табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар җитә. Ләкин иртәгесе көндә ни буласын беркем белми. Шуңа күрә дә район больницасы өчен кадрлар мәсьәләсе үзенең актуальлеген югалтмый. Саубуллашканда бу хакта Галим Сабирҗанов та әйтте.
    - Булган белгечләребезнең күбесе олы яшьтәге кешеләр, аларга алмаш кирәк. Яшьләр эшкә килергә бик атлыгып тормый. Чөнки эш авыр, үз-үзеңне тулысы белән аңа багышлауны таләп итә. Шулай да өмет белән яшибез, яшьләрне, яңа белгечләрне җәлеп итү юлларын эзлибез, - диде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: