Тыштан бер булса да, эчтән төрле, яки Ялган алкоголь продукциясе турында
Соңгы араларда редакциябез телефоны шалтыратулардан өзелеп тормый. Яңа ел алды шаукымымы төрледән-төрле сораулар, тәкъдимнәр, үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр. Бу атна алдыннан һәм шушы язманы басмага әзерләгән чакта да шалтыратып, законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр сату, халык телендә «фанфурик» дип атап йөртелүче сыекча белән сәүдә итү турында хәбәр итүчеләр, зарланучылар булды. Яңа...