Якты юл
  • Рус Тат
  • Тыштан бер булса да, эчтән төрле, яки Ялган алкоголь продукциясе турында

    Соңгы араларда редакциябез телефоны шалтыратулардан өзелеп тормый. Яңа ел алды шаукымымы төрледән-төрле сораулар, тәкъдимнәр, үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр. Бу атна алдыннан һәм шушы язманы басмага әзерләгән чакта да шалтыратып, законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр сату, халык телендә «фанфурик» дип атап йөртелүче сыекча белән сәүдә итү турында хәбәр итүчеләр, зарланучылар булды. Яңа...

    Ялган аракыдан бары эчкечеләр генә зыян күрә диючеләр ялгышалар. Кибеттән, кыйммәт бәядән алынганы агу түгел дип үзләрен юмалаучылар бардыр. Ләкин, кыйммәт алкогольнең да ялган булуы бик мөмкин. Без йөрергә гадәтләнгән кибет киштәләрендә, кафе һәм башка шундый ял итү урыннарында да очрый алар.

    Күләме елдан-ел арта

    Әле күптән түгел генә Казан шәһәренең полиция хезмәткәрләре белән киң колачлы операция вакытында 50 тоннадан артык ялган алкоголь продукциясе алынган. ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә берничә ел эчендә алынган шундый ялган продукциянең бу иң зур партиясе. Аны сату белән шөгыльләнүчеләр исә Татарстан һәм башка күрше регионнарда яшәүчеләр икән. Төньяк Осетиядән китерелгән әлеге алкоголь продукциясе законсыз эшләүче яшерен конвеердан шешәләргә тутырылып, күмәртәләп сатучыларга базар бәясеннән ике тапкыр кимрәк бәядән җибәрелгән. Аракыдан кала, әлеге конвеердан 99-миллилитрлы кечкенә шешәләргә техник спирт кыяфәтендә, спиртлы сыекча «фанфурик» чыгару белән шөгыльләнгәннәр. Әлеге вакытта алынган продукция үрнәкләре экспертизага җибәрелгән. Законсыз эшмәкәрлекне исә Казан шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек ир-ат оештырган булган. Соңгы дүрт ел эчендә законсыз әйләнештән алынган ялган алкоголь продукциясенең күләме 14 тапкыр арткан. 2013 елда якынча 40 мең литр ялган аракы әйләнештән алынган булса, полиция хезмәткәрләре белән агымдагы елның башыннан 175 мең литр ялган продукция сатудан алынган.
    Безнең районда да әлеге юнәлештә эшләнгән эшләр бар. Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, узып баручы елның унбер ае эчендә алкоголь продукциянең законсыз әйләнеше аркасында районда 2 җинаять, 97 хокук бозу очраклары ачыкланды. Җинаять очраклары буенча 2 кеше җаваплылыкка тартылган. 11 ай эчендә районның полиция хезмәткәрләре тарафыннан законсыз әйләнештән 550 литрдан артык ялган алкогольле эчемлек алынган.
    Нигә шулай? Әлеге саннарны, фактларны күргәч тә үзеннән-үзе шундый сорау туа. Чыннан да, ник ялган аракының, суррогат алкогольле эчемлекләр күләме шулай ел саен икеләтә-өчләтә арта икән соң? Ел башында, дөресрәге, февраль аенда Мәскәүдә узган IX Алкоконгресста да бу хакта фикерләр әйтелде.
    - 2009 елда иң очсыз аракының шешәсе 50-60 сумнан сатылган. 2020 елга аның бәясе 400-450 сумга кадәр күтәреләчәк, - дип әйтте Федераль һәм регионнардагы алкоголь базарын тикшерү Үзәге директоры Вадим Дробиз. - Бәяләрнең үсүе дәүләт бюджетына өстәмә керем китерсә, икенче яктан ул ялган аракы, суррогатлар сатучыларны күбәйтә. Белгечләр мәгълүматына караганда, илдә кулланылучы спиртлы эчемлекләрнең өчтән бере генә легаль, калганы контрафакт (акциз маркасы түләнмәгән) һәм суррогатларга туры килә, - диде ул.
    Алкоголь продукциясен җитештерүчеләр союзында исә кибетләрдәге суррогат аракының өлеше 50 процент тәшкил итә дип саныйлар. Ел башыннан спиртка акциз маркалары бәяләренең 25 процентка артуы алкоголь продукциясе бәяләренең күтәрелүенә дә китерде. Сатып алучыларны ялган аракыдан һәм башка исерткеч эчемлекләрдән саклап калу өчен аларга булган бәяләр мөмкин кадәр ким булырга тиеш, дип саныйлар. Аннары, кулланучыга кирәк чакта: тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында, урынында спиртлы эчемлекләрнең, ассортиментның булмавы аны ялган яки законсыз рәвештә сатылучы исерткечне алырга мәҗбүр итә. Һәм бу эчкечелеккә бирелгән затларга гына түгел, ә гади кешеләргә дә кагыла. Ягъни, төн уртасында ерактан туганнар кайтып төшеп кан «кыздырып» алырга ният булганда, андый кешеләр итәк астыннан гына алкоголь сатучыларның ишеген кагачак. Ә менә ул аракы, шәрабтан соң нәрсә буласын - юрыйсы гына кала. Ярый ла берни булмаса. Тик агуланып больницаларда озаклап яткан, гомерләре өзелгән кешеләр дә бар бит.

    Бөтенләй эчмәсәң бик яхшы

    Әлбәттә, исерткеч эчемлекләр эчмәгән кешегә бер дә аптырыйсы юк. Баш авыртуы да юк. Ләкин бәйрәмнәрдә генә булса да кулларына шампан шәрабы чәркәсен алучылар да бар бит. Бу хакта районыбыз халкы нәрсә уйлый икән? Гомумән, исерткечкә карата һәм ялган алкоголь продукциясен җитештерүчеләр, сатучылар турында нинди фикердә алар? Берничәсе белән бу хакта сөйләшеп алдык әле.
    Нурдия Закирова, «Татарстан» совхозы поселогы, 73 яшь: Алай гаиләбез белән гомер-гомергә эчә торган кешеләр булмадык. Балаларыбыз да хәмер белән кызыксынмый. Шулай да бәйрәмнәрдә яки истәлекле вакыйгалар вакытында бераз гына шәраб булса да эчүче кешеләр дә бар бит. Андыйлар арасында тәрбияле, зыялы кешеләр дә шактый. Шуңа күрә әллә ниләр катыштырып ясалган ялган аракыдан алар да зыян күрергә мөмкин. Кемнеңдер «кара бизнесы» аркасында бер гаепсез кешеләрнең сәламәтлеге какшый, аларның гаиләсенә күпме борчу-хәсрәт килә. Шул рәвешле баеган эшкуарларга бик җитди җәза бирергә кирәктер дип саныйм. Ә эчү-эчмәү һәркемнең үз эшедер. Беркемне дә мәҗбүриләп булмый. Шулай да бу яктан халык арасында агарту эшләре алып бару бик кирәк.
    Илгиз, 32 яшь (фамилиясен, кайсы авылдан икәнен әйтмәвен үтенде): Эчмим дип әйтә алмыйм. Сирәк-мирәк ял көннәрендә хезмәттәшләрем белән, бәйрәм табыны артында эчелә инде. Шулай да үземне халыкта әйтмешли «салырга ярата торган» кешеләр рәтенә кертмим. Барысын да чамасын белеп эшлим. Ялган аракыга килгәндә - куркыта, әлбәттә. Кибетләрдә дә андый продукциянең сатылу мөмкинлеге шикләндерә, шәхсән үзем сак булырга тырышам. Төрле суррогатлар, шундый начар продукция белән эшмәкәрлек итүчеләргә карата җәза кырыс булырга тиеш. Ләкин теләк белән чынбарлыктагысы аерыла шул. Аларга я штраф түләтәләр, я шуның ише йомшак бер җәза бирәләр дә, вәссәлам!
    Эльвира Вәлиева, Мәләкәс авылының яшьләр активисты, 25 яшь: Үзем ялган алкоголь сату очраклары белән очрашканым булуын-булмады. Ләкин шундый эш белән шөгыльләнүчеләргә каты җәза бирергә дигән катгый фикердә торам. Шулай да кешеләрнең исерткеч эчемлекләргә карата мөнәсәбәтен үзгәртү дә хәлне бераз яхшыртыр иде дип саныйм. Мәсәлән, бәйрәмнәр барганда эчүне алыйк. Әлеге гадәтне бетерергә кирәк. Төрле кызыклы уеннар, күңел ачу программасын мавыктыргыч итеп оештыру мөһим. Күңелле булганда кәеф күтәрү өчен хәмер кирәкми. Ләкин кешеләрнең бу гадәте белән көрәшүе авыр, әлбәттә.
    Менә шундый фикерләр. Уйланырлык, фикер алышырлык җирлек бар. Язма буенча сорауларыгыз туса, газетабызның сайтында язма астында комментарийларыгызны көтеп калабыз.
    Сүз уңаеннан: район больницасының анестезиология һәм реанимация бүлеге җитәкчесе, табиб анестезиолог-реаниматолог Илшат Зидиһанов сүзләренә караганда районда ялган алкоголь белән агулану очраклары аена бер-ике тапкыр күзәтелә икән. «Андый очрак мәгълүм булу белән агуланучыларны шунда ук кичекмәстән Чаллы шәһәренә, БСМПга җибәрәбез», - диде ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: