22 апрель 2018 яңалыклары
-
Бабайлар әйткән : “Иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы килер. ”,- дигәннәр
Бүген 23нче апрель районыбызда көндез +3 җылы, төнлә 0 градус булачак. Уртача һава басымы тере көмеш баганасының 738мм тәшкил итәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-7м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 4:04 минутта, кояш бата 18:50 минутта. Бабайлар әйткән : "Иртә күк күкрәсә, ел яңгырлы килер. ",-...
-
Татарстан киносы атналыгының яңалыгы - “Мулла” фильмының премьерасы
Татарстан киносы атналыгы "Күктау" беренче яңа татар фильмының 15 еллыгына багышлана. Быел Татарстан киносы атналыгы беренче яңа татар фильмы буларак тарихка кергән "Күктау"ның 15 еллыгына багышлана һәм шушы фильм белән ачыла. Фильмның режиссеры - Илдар Ягъфәров. "Татарстан киносы атналыгы яңа идея түгел, ул гел булып тора иде. Атналыкның төп идеясе...
-
"Ак Барс" хоккей командасы ЦСКА командасын җиңде
Исәп 1:0. Шулай итеп, "Ак Барс" Гагарин кубогын отып, чемпион исемен алды. "Ак Барс" хоккей командасы бүген Казанда ЦСКА командасын җиңеп, Гагарин кубогы иясе булды. Бүгенге матч 1:0 исәбе белән тәмамланды. Финал сериясендә исәп - "Ак Барс" файдасына 4:1 Зиннәтулла Биләлетдинов шәкертләре әлеге плей-оффта "Амур", "Металлург", "Трактор" һәм "ЦСКА" командаларыннан...
-
Казанда “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесендә Башкортстаннан Чулпан Кашанова катнашачак
Унберенче сыйныф укучысы Чулпан Башкортстан Республикасы гүзәллек бәйгесендә җиңеп чыккан. Казанда "Татар кызы-2018" халыкара бәйгесендә Башкортстаннан Чулпан Кашанова катнашачак. Унберенче сыйныф укучысы Чулпан Башкортстан Республикасы гүзәллек бәйгесендә җиңеп чыккан. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Уфада узган "Татар кызы-2018" республика бәйгесендә Башкортстанның Балтач районы унберенче сыйныф укучысы Чулпан Кашанова җиңеп чыккан....
-
Мин китапларымны бүләк итмим, алар сатылачак, дип үземә сүз биргән идем - Элчин Сафарли
Бестселлерлар авторы Элчин Сафарли Казанда китап укучылары белән очрашты. Популяр язучы Элчин Сафарлины күрергә аның китапларын укучылар Самара, Ульяновск, Ижевск кебек шәһәрләрдән махсус килгәннәр иде. Язучы белән очрашуларның берсе кичә "Библионочь" акциясе кысаларында Татарстан Милли китапханәсендә үтте. Китапханә хезмәткәрләре, катнашырга теләүчеләрне алдан теркәп, исемлек тулгач, ике-өч көн алдан ук теркәлү...
-
Мегаполиста яшәп, үз мәдәниятеңне саклап калу гомумән мөмкин түгел – Бари Алибасов
Чит тел мохитендә яшәсәң, үз телеңне онытасың, ә милли мәдәниятнең үзенчәлеге, беренче чиратта, телгә бәйле, ди композитор. Продюсер, музыкант, композитор, җырчы Бари Алибасов сүзләренчә, хәзерге заманда, мегаполиста яшәп үз мәдәниятеңне саклап калу гомумән мөмкин түгел. Чит тел мохитендә яшәсәң, үз телеңне онытасың, ә милли мәдәниятнең үзенчәлеге, беренче чиратта, телгә бәйле,...
-
Һава торышы 23 апрельдә төнлә һәм көндез бозылачак
Татарстанда көчле җил, буран һәм бозлавык көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе матбугат хезмәте. 23 апрельдә төнлә һәм көндез республика территориясендә урыны белән җилнең секундына 17 метрга кадәр көчәюе, шулай ук урыны белән буран һәм юлларда бозлавык көтелә.
-
Татарстанга җил-давыл якынлашу сәбәпле, коткаручылар тулы әзерлектә тора
Янгын сүндерү-коткару гарнизоннары җитәкчеләренә Гадәттән тыш хәллләрне булдырмау һәм нәтиҗәләрен бетерү буенча комиссия утырышын уздыру йөкләнгән. Татарстанда көчле давыл чыгу ихтималы булу сәбәпле, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар тулы әзерлектә тора. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Татарстан Гидрометеорология һәм...
-
«Бер очрашырбыз, ышанам»
Күптән түгел Иске Байлар авылында туып-үскән, Күзкәй урта мәктәбендә белем алган ветеран-укытучы Бәһиҗә Мифтахова төрле елларда язылган шигырьләрен җыеп, китап итеп бастырып чыгарды. «Бер очрашырбыз, ышанам» дип атала аның иҗат җимеше. Газета укучыларын Бәһиҗә апаның кайбер шигырьләре белән таныштырып үткән идек, бүген дә берничәсен сезнең хозурыгызга тәкъдим итәбез.
-
Узганнарны күз алдына китердек
Шушы арада гына ветеран-укытучы Разия Бәхтегәрәеваның «Яңа Байлар авылы тарихы» дигән китабы дөнья күрде. Бу уңайдан редакциягә Яңа Байлар авылында яшәүче Әнисә Горяиновадан хат та килеп төште. Авыл тарихы китабы басылып чыгу уңаеннан авыл халкының шатлыгын җиткергән ул.
-
Калмиялеләр спектакльдәге рольләрне зур осталык белән башкардылар
Калмия авылының мәдәният йортында эшләп килүче театр коллективы һәр елда авылдашларыбызга бер әсәр тәкьдим итә. Быел менә тамашачы хозурына Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә...» дигән пьесасын тәкъдим иттек.
-
Тукай районы егетләре һәм кызлары паспортлы булды
Районның шушы көннәрдә ундүрт яше тулган унбиш үсмеренә зурлап Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшырдылар. Тантана хакимиятнең актлар залында үтте. Егет-кызлар шәхесне раслаучы төп документны Эчке эшләр бүлегенең миграция хезмәте башлыгы Любовь Назаргалина кулыннан алды. Паспортлы булганчы үсмерләр документаль фильм аша бу документның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Аннары гражданлык өлгергәнлегенә...
-
Авыл халкы ярдәме белән яңа китап чыкты
Кемнәр без? Кайдан киләбез, туып-үскән авылыбызга кемнәр нигез салган, исемен кем биргән? Авыл тарихында матур эз калдырып, бакый дөньяга күчкән асыл затларыбыз кемнәр? Яши-яши без шул сорауларга җавап эзлибез.
-
Бирдең син безгә бар нурын дөньяның
Әни... Әнкәй... Дөньяда моннан да кадерле, моннан да якты сүз бар микән?! Оҗмах ачкычы - аналарның аяк астында, дип тә юкка гына әйтмәгәннәр. Әниебез дә Раушания Мизхәт кызы Фасыйхова безнең өчен дөньядагы иң гүзәл, иң газиз зат. Кояшлы бер язда Мизхәт бабай белән Мөбинә әбинең дүртенче кызы булып дөньяга килгән...
-
Ә сез язылдыгызмы?
Илмир Ямалов