Авыл халкы ярдәме белән яңа китап чыкты
Кемнәр без? Кайдан киләбез, туып-үскән авылыбызга кемнәр нигез салган, исемен кем биргән? Авыл тарихында матур эз калдырып, бакый дөньяга күчкән асыл затларыбыз кемнәр? Яши-яши без шул сорауларга җавап эзлибез.
Куанычка каршы, архивлардан, төрле документлардан эзләнеп, авыл тарихын язучыларыбыз да бар. Сиксәненче еллар ахырында ветеран-укытучылар: Иске Абдулдан Зөфәр Дәүләтшин, Югары Байлардан Рафис Мәүҗиевләрнең үз авыллары тарихын өйрәнүгә күпме хезмәт куюлары хәтердә. Чөнки китап дөнья күргәнче аларның сәхифәләре башта безнең «Якты юл» газетасында басылып чыкты һәм алар минем кул аша да узды. Авылдашларыннан редакциягә рәхмәт хатлары килүе истә. Аннары ветеран-укытучы, уналты китап авторы Галимҗан Вәлиев - Күзкәй авылы, Күзкәй мәктәбе, Сергей Морозов Ильбухтино авылы тарихын җентекләп өйрәнеп, китап итеп бастырып чыгардылар. Табиб Азат Хаҗиевнең Чебенле авылы тарихы турындагы китабы аеруча урын алып тора, чөнки ул авыл инде җир йөзендә юк. Автор китабында туган авылы гына түгел, милләтебез язмышына кагылган искиткеч кыйммәтле тарихи вакыйгалар китерелгән. Күзкәй авылыннан тыл ветераны Рәйханә Нуруллина чордашлары турында «Гомер - бер мизгел» дигән китабын нәшер итте. Аның да бик күп язмалары башта «Якты юл» газетасында урын алды. Бөек Ватан сугышы ветераны Шәех Абдуллинның Биклән авылы турында тарихи язмалары да район газетасы битләрендә дөнья күрде. Кызганыч, ветеран-укытучы туплаган язмаларын китап итеп бастырып чыгарырга өлгерә алмады - бакыйлыкка күчте.
Тарихи китапларда борынгыларыбызның тормышы, авылны үстерүгә керткән хезмәте, милли йолаларыбыз, көнкүрештә бик кирәкле булган, инде онытылып бара торган һөнәрчеләр, кәсепчеләр, авыл тормышында онытылмас эз калдырган осталар турында бик кызыклы мәгълүматлар бар. Шуның белән кыйммәтле дә алар. Юкка гына, узганын белмәгәннең киләчәге юк, димәгәннәр. Авыл тарихы - буыннар чылбырын ялгаучы кыйммәтле хәзинә.
Заһидә Нәбиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев