Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы егетләре һәм кызлары паспортлы булды

Районның шушы көннәрдә ундүрт яше тулган унбиш үсмеренә зурлап Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшырдылар. Тантана хакимиятнең актлар залында үтте. Егет-кызлар шәхесне раслаучы төп документны Эчке эшләр бүлегенең миграция хезмәте башлыгы Любовь Назаргалина кулыннан алды. Паспортлы булганчы үсмерләр документаль фильм аша бу документның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Аннары гражданлык өлгергәнлегенә...

Районның шушы көннәрдә ундүрт яше тулган унбиш үсмеренә зурлап Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшырдылар. Тантана хакимиятнең актлар залында үтте. Егет-кызлар шәхесне раслаучы төп документны Эчке эшләр бүлегенең миграция хезмәте башлыгы Любовь Назаргалина кулыннан алды.

Паспортлы булганчы үсмерләр документаль фильм аша бу документның барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Аннары гражданлык өлгергәнлегенә имтихан тапшырдылар. Сораулар Россия тарихы белән бәйле иде.

Яшьләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева котлады. Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Резедә Халикова матур теләкләрен җиткерде, егет-кызларга бүлек башлыгы Марат Ваһаповның котлау открыткаларын тапшырды. Төрле җирлекләрдән җыелган балалар тантана тәмамланганда бергәләп фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев