Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бер очрашырбыз, ышанам»

Күптән түгел Иске Байлар авылында туып-үскән, Күзкәй урта мәктәбендә белем алган ветеран-укытучы Бәһиҗә Мифтахова төрле елларда язылган шигырьләрен җыеп, китап итеп бастырып чыгарды. «Бер очрашырбыз, ышанам» дип атала аның иҗат җимеше. Газета укучыларын Бәһиҗә апаның кайбер шигырьләре белән таныштырып үткән идек, бүген дә берничәсен сезнең хозурыгызга тәкъдим итәбез.

Сынауларга сынсам

Туган авылым, гомер буе
Таяныч булдың миңа.
Чал чәчле башымны иеп,
Рәхмәт әйтәмен сиңа.
Егылганда, сыгылганда
Тураерга тырышам.
Ни әйтерләр авылдашлар
Бу сынауларга сынсам?
Чишмәбезнең суын эчсәм,
Сусауларым басыла.
Күңел була дога кылгач,
Әби-бабам рухына.
Бу дөньяда туган авылым
Син бары берәү генә.
Биек һәм якты кояш син,
Балкы күңелем күгендә.

Соң инде

Ник очрадың минем язмышымда,
Ник елмайдың, никләр сүз каттың?
Тыныч кына аккан су юлына
Никләр кердең, никләр болгаттың?
Йөрәгемнең ярсу дулкыннары
Үрсәләнеп кага ярларга.
Артта давыл, алда билгесезлек,
Юллар чаты: кая барырга?!
Никләр сөеп күзләремә бактың,
Назлы карашыңда эреттең.
Йөрәгемдә утлы яшен яшьни,
Нишләттең син, мине нишләттең?!
Кайда идең соң син яшьлек таңым
Сызылып кына килгән чагында.
Тәүге хисләр умырзая булып,
Ачылганда карлы аланда.
Көзләрдә дә язлар дәрте диеп,
Җилкетмәле, зинһар, күңелне.
Юлларыма чыгып көтмә, яме,
Борылырга соң шул, соң инде.

Яшьлек эзләрен эзлим

Бөтен җирдән сезне генә эзлим,
Айдан, кояш, зәңгәр күлләрдән.
Болын-урманнардан сезне күзлим,
Сорыйм икән сезне кемнәрдән?
Болыт эчләреннән сезне эзлим,
Яшеннәргә кереп чагылам.
Бөдрә таллы чишмәләргә төшәм,
Каенына килеп сарылам.
Чыклы үләннәрдән сезне эзлим,
Юешләнсен әле аяклар.
Балачакның бер мизгелен таптым,
Әнә, ат уйнаган таяклар.
Игем елгасына барып килдем,
Тау башыннан сезне эзләдем.
Үлән баскан әрәмәдә калды
Минем йөргән яшьлек эзләрем...

Сүнгән учак

Икәүләшеп учак кабыздык,
Килмәсен дип башка ялгызлык.
Сөю хисен сиптек учакка,
Бер-беребезне алып кочакка.
Учагыбыз янды, дөрләде,
Синең янда кайгы белмәдем.
Көнчеләре кайдан табылды?
Бәхет ишеге бик тиз ябылды.
Безнең учак сүнде, сүрелде,
Эзләмәгән сәбәп калмады.
Тергезергә сүнгән учакны
Көчем түктем аңа ничаклы.
Ялгыз сиптем сөю хисләрен,
Дөрләп янсын учак кичләрен.
Ничә еллар шулай карыштым,
Язмыш белән тормыш ярышты.
Учак сүнде, тик мин үкенмим,
Кабызыйк дип, синнән үтенмим.
Үткән гомерне барыбер уйлыйм,
Мендәркәемне кочаклап елыйм.
Бер нәрсәне яхшы аңладым,
Олыгайгач, ялгыз калмамын.
Балаларым булыр таяныч,
Оныкларым - җанга юаныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев