Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Узганнарны күз алдына китердек

Шушы арада гына ветеран-укытучы Разия Бәхтегәрәеваның «Яңа Байлар авылы тарихы» дигән китабы дөнья күрде. Бу уңайдан редакциягә Яңа Байлар авылында яшәүче Әнисә Горяиновадан хат та килеп төште. Авыл тарихы китабы басылып чыгу уңаеннан авыл халкының шатлыгын җиткергән ул.

- Авылыбыз зур түгел. Әмма ул көннән-көн үсә, матурая бара. Ел саен заманча җиткерелгән матур йортлар калкып чыга. Тик менә үзебез яшәп яткан туган авылыбыз турында бик аз белгәнбез икән.

Без бит шул «чәй» коесыннан су эчеп, Күзкәй белән ике арадагы басуда сыер саклап, инештә кер чайкап, су коенып, яз җитсә, урманга карга боткасына барып үскән балалар. Кечкенә чактан ук әниләр белән бергә чөгендер басуын эшкәртергә йөрдек, шулай итеп, азмы-күпме колхозга булышып үстек. Менә шуңа күрәдер, авылыбыз тарихы турында китап басылып чыккач, аны укыганда авылыбызның узганын күз алдына китердек. Өлкәннәребезнең авылны яшәтү өчен никадәре тырышуларын, башлыча кул хезмәте белән иген игүләрен, мал асрауларын белдек. Китапны укыгач, аларның исемнәрен хәтергә төшердек. Нәселләребез еракка барып тоташа, горурланырлык эшләр калдырганнар алар. Күпме ир-егетләребез Ватан азатлыгы өчен сугышка киткән, бик азлары исән кайткан. Автор батыр авылдашларыбызны да барлаган.

Китап авылыбызның революциягә кадәрге тормышыннан алып, бүгенге көннәргә кадәр булган вакыйгаларны үз эченә алган. Кызыклы хәлләр дә бик урынлы һәм дөрес итеп тасвирланган анда. Балаларыбыз, оныкларыбыз өчен бик кыйммәтле әсбап бу. Авылыбызның кайчан барлыкка килүе, тамырларыбызның кайдан башлануы, әби-бабаларыбыз кемнәр булган, алар ничек яшәгәннәр - китапны укып, барысын да белдек. Иң мөһиме - авылыбызның чыгышын, тормышның нинди авыр чорлардан башлануын, бүгенгесе белән узганнар арасында нинди зур аерма булуын күз алдыннан кичердек. Китап авторы Разия Дәүләт кызына, китапны нәшер итүдә матди ярдәм күрсәткән авылдашларга мең рәхмәт.

Барлык авылдашлар исеменнән Әнисә Горяинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев