Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Бирдең син безгә бар нурын дөньяның

Әни... Әнкәй... Дөньяда моннан да кадерле, моннан да якты сүз бар микән?! Оҗмах ачкычы - аналарның аяк астында, дип тә юкка гына әйтмәгәннәр. Әниебез дә Раушания Мизхәт кызы Фасыйхова безнең өчен дөньядагы иң гүзәл, иң газиз зат. Кояшлы бер язда Мизхәт бабай белән Мөбинә әбинең дүртенче кызы булып дөньяга килгән...

Әтиебез Наил белән танышканда әниебез Раушания әле бик яшь була. Егет уңган кызның холык-фигыленә, чаялыгына гашыйк була. Озак очрашып йөрмиләр - әти аңа тәкъдим ясый. Шулай итеп, яшь гаилә барлыкка килә. Кыз апалары янәшәсендә бөтен эшкә дә өйрәнеп үскән газизебез: сыерын да сава, ялт итеп өен дә җыештырып куя, керләрен юа, аш-суга да оста. Яшь килен каенанасы белән дә уртак тел таба. Шатлык өстенә куаныч дигәндәй, беренче уллары дөньяга аваз сала. Аңа Нияз дип исем кушалар. Озак көттермичә, абыема эне булып, мин дә дөньяга килгәнмен. Әти-әни бәхетләренә кинәнеп, җиң сызганып дөнья көтәләр - барысы да түгәрәкләнгән кебек. Гел шулай гына барса, бик яхшы булыр иде дә бит... Юк шул, язмышларның күкләрдә язылуы да хактыр. Никадәр тырышма, бер җимерелсә, ялгаулары бик кыен. Баксаң, дүрт кызның өчесен зур югалтулар сагалап торган икән.

Башта әниемнең олы җизнәсе, аннары уртанчысы фаҗигале һәлак булып, барысын да кайгы утына сала. Ул да булмый, язмыш дигәнең әниебезнең яшьли сөеп барган, күгәрчендәй гөрләшеп яши торган ире Наилне - әтиебезне тартып ала. Без әле үсмер малайлар булсак та, акны карадан аера торган чак иде. Әниебезнең кайгыдан бәргәләнүен, әледән-әле яшерен генә күз яшьләре түгүен сизеп, күреп тордык. Ярый әле, әниебез җебеп төшмәде, югалту кайгысын чәчеп йөрмәде: үзен ныклап кулга алды, безне - улларын ярату, чын ир-егетләр итеп үстерү теләге бер-бер артлы килгән кайгыларын җиңәргә ярдәм итте.

Әниебез эшендә дә сынатмады, нинди эшкә алынса да, җиңнәре сызганулы булды. Мәктәп тәмамлаганнан соң ул төзүчеләр әзерләү техникумында укыган. Мәктәптә хезмәт дәресләре алып барып, үзеннән 2-3 яшькә генә зур укучыларны төзүче һөнәренә өйрәтте. Дөньясын онытып, балаларны ихлас яратып эшли белде. Менә шушы мавыгулары аңа яшәргә көч биргәндер дә.

Гаилә тормышыбызда зур урын алып торган, аңа яңа балкыш өстәгән вакыйганы сөйләмәсәм, язмам тулы булмас иде. Без, ике үсмернең балачагы катлаулы чорга туры килде. Яман аты чыккан туксанынчы еллар... «Үз урамым», «Үз авылым» кебек хәрәкәтләр ул чагында үсмерләрнең әти-әниләре күңеленә шактый шом салды. Әтиле кешеләргә җиңелрәк, ә менә яшь тол хатынга ике малайны ничек дөрес тәрбияләргә, чит шаукымнардан ничек сакларга? Әниебез дә эшем күп дип тормады - безгә игътибары зур булды, күңелебезне ярты сүздән, күз карашыбыздан аңлый иде. Тик малай халкын белмәссең, шулай да таянырга ир иңнәре булса зыян итмәс иде.

Реклама

Андый кеше очрады әниебезгә. Ләкин ныклы карарга килү, яңа гаилә кору җиңел генә бирелмәде газиз кешебезгә. Күпме йокысыз төннәр уздырды ул уйланып. Безнең өчен генә түгел, гаиләгә ата булып килергә риза булган олы җанлы ир өчен, аның киләчәге өчен дә җаваплылык ала бит ул өстенә. Әниебез өчен иң олы сынау булгандыр ул көннәр. Ләкин яшь хатынның зирәклеге, шәфкатьле күңеле, гадел һәм риясыз булуы гаилә бөтенлеген саклап кала алды. Гаиләбезгә килгән Тәлгать абый да олы йөрәкле, бала җанлы, акыллы, уңган кеше булып чыкты. Аның яхшы холык сыйфатлары, шәфкатьле күңеле әниебезгә безне җирдә нык басып тора торган чын кешеләр итеп үстерергә ярдәм итте. Ул гаиләгә килү белән Казан артындагы йортын күчереп салып, ныклы нигез корды. Гаиләне мул тормышта, тату яшәтү өчен бөтен тырышлыгын куйды. Иң мөһиме - әни белән Тәлгать абый безне гаилә дигән нәни дәүләтне ничек кадерләп, саклап яшәтү кирәклеген үз үрнәкләрендә күрсәттеләр. Абыем Нияз белән икебезне зурлап туй ясап өйләндерделәр, балаларыбызга исем кушуны бәйрәм итеп үткәрделәр.

Әниебез хәзерге вакытта Теләнче Тамак авылының урта мәктәбендә хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Хезмәте тынгысыз, яратып, булсын дип эшли белә ул. Шулай да безнең гаиләләрнең мәшәкатьләрен уртаклашырга да көч, вакыт таба. Билгеле инде, Тәлгать абый аның һәр эшендә таянычы, киңәшчесе. Бүген әнием Раушания белән Тәлгать абый дүрт оныкка ягымлы, кайгыртучан дәү әни белән дәү әти. Без аларга тагын бик күп еллар тигез, матур тормыш телибез. Гаилә учагыбызның җылысы сүрелмәсен, үскән йортыбызның тәрәзәләрендә яктылык балкып торсын.

Илгиз Галиев,
Теләнче Тамак авылы.

Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X