Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Калмиялеләр спектакльдәге рольләрне зур осталык белән башкардылар

Калмия авылының мәдәният йортында эшләп килүче театр коллективы һәр елда авылдашларыбызга бер әсәр тәкьдим итә. Быел менә тамашачы хозурына Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә...» дигән пьесасын тәкъдим иттек.

Бу пьеса тормышта, яшәештә булган барлык актуаль мәсьәләләрне сыйдырган. Үзешчән артистларыбыз шул кадәр оста уйнады, тамашачы тын да алмыйча аларны карады. Театрыбызның алыштыргысыз режиссеры - төп образларның берсе булган Ак әби Шәмсенурттәйне Чулпан Габидуллина бик оста башкарды, аның улы - колхоз рәисе Сабирҗанны Марат Вәлиев, аның хатыны Кәшифә ролен Рәмзия Харрасова, кызлары Гөлшатны Гөлназ Фәрхетдинова, Гөлшатның сыйныфташы Ирекне Заһир Хаҗиев уйнады. Сәхнә артында барыбыз өчен дә борчылып, һәр рольне башкаруны җиренә җиткерүче суфлерыбыз Фирдәния Галимҗанова булды. Спектакль тәмамлангач, тамашачылар артистларыбызны алкышларга күмде. Калмия авыл жирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Гарипов сәхнә түреннән рәхмәтләрен җиткерде, иҗади уңышлар теләде, дип яза Калмия мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев