Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда “Татар кызы-2018” халыкара бәйгесендә Башкортстаннан Чулпан Кашанова катнашачак

Унберенче сыйныф укучысы Чулпан Башкортстан Республикасы гүзәллек бәйгесендә җиңеп чыккан. Казанда "Татар кызы-2018" халыкара бәйгесендә Башкортстаннан Чулпан Кашанова катнашачак. Унберенче сыйныф укучысы Чулпан Башкортстан Республикасы гүзәллек бәйгесендә җиңеп чыккан. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә. Уфада узган "Татар кызы-2018" республика бәйгесендә Башкортстанның Балтач районы унберенче сыйныф укучысы Чулпан Кашанова җиңеп чыккан....

Унберенче сыйныф укучысы Чулпан Башкортстан Республикасы гүзәллек бәйгесендә җиңеп чыккан.

Казанда "Татар кызы-2018" халыкара бәйгесендә Башкортстаннан Чулпан Кашанова катнашачак. Унберенче сыйныф укучысы Чулпан Башкортстан Республикасы гүзәллек бәйгесендә җиңеп чыккан. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Уфада узган "Татар кызы-2018" республика бәйгесендә Башкортстанның Балтач районы унберенче сыйныф укучысы Чулпан Кашанова җиңеп чыккан. Шулай ук ул интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча тамашачы мәхәббәтенә дә ия булган.

Аңа Европага 60 мең сумлык юллама бүләк иткәннәр. Чулпан Кашанова Татарстанда узачак "Татар кызы" халыкара бәйгесендә катнашачак.

Башкортстанда бәйге 15нче тапкыр уздырылган. Элек ул "Нәүрүз гүзәле" дип аталган, хәзер бишенче ел инде "Татар кызы" исеме белән уза. Быел ул Гаилә елына багышланган. Кызлар анда үзләрен төрле бәйгеләрдә күрсәткән. Анда татар телендә матур итеп сөйләшү дә, халкыбызның төрле гореф-гадәтләрен күрсәтә белү дә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев