Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мегаполиста яшәп, үз мәдәниятеңне саклап калу гомумән мөмкин түгел – Бари Алибасов

Чит тел мохитендә яшәсәң, үз телеңне онытасың, ә милли мәдәниятнең үзенчәлеге, беренче чиратта, телгә бәйле, ди композитор. Продюсер, музыкант, композитор, җырчы Бари Алибасов сүзләренчә, хәзерге заманда, мегаполиста яшәп үз мәдәниятеңне саклап калу гомумән мөмкин түгел. Чит тел мохитендә яшәсәң, үз телеңне онытасың, ә милли мәдәниятнең үзенчәлеге, беренче чиратта, телгә бәйле,...

Чит тел мохитендә яшәсәң, үз телеңне онытасың, ә милли мәдәниятнең үзенчәлеге, беренче чиратта, телгә бәйле, ди композитор.

Продюсер, музыкант, композитор, җырчы Бари Алибасов сүзләренчә, хәзерге заманда, мегаполиста яшәп үз мәдәниятеңне саклап калу гомумән мөмкин түгел. Чит тел мохитендә яшәсәң, үз телеңне онытасың, ә милли мәдәниятнең үзенчәлеге, беренче чиратта, телгә бәйле, ди Бари Алибасов. Бу турыда ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында әйтте.

"Хәтта бөтен дөньяга танылган антик греклар да үз мәдәниятләрен һәм телләрен саклап кала алмаганнар, югалтканнар. Хәзерге грек теле антик греклар сөйләшкән тел түгел. Шуңа күрә андый ысуллар бардыр, дип уйламыйм. Кешеләр аралаша, аларга һәрвакыт аралашу теле кирәк, бигрәк тә чит тел мохитендә яшәсәң, үз телеңне онытасың. Кем белән сөйләшәсең анда. Бу начар, билгеле. Милли мәдәниятнең үзенчәлеге, беренче чиратта, телгә бәйле", - диде ул.

Бари Алибасов сүзләренчә, Мәскәүдә яшәгән татарлар телен саклый алмый. "Бу - мөмкин түгел, чөнки кешеләр һәрвакыт аралашырга тели, аларга аралашу теле кирәк. Димәк, үз милли телебездә үз мохитебездә генә аралашабыз булып чыга, ә ул бит тар мохит", - диде Алибасов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев