Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мин китапларымны бүләк итмим, алар сатылачак, дип үземә сүз биргән идем - Элчин Сафарли

Бестселлерлар авторы Элчин Сафарли Казанда китап укучылары белән очрашты. Популяр язучы Элчин Сафарлины күрергә аның китапларын укучылар Самара, Ульяновск, Ижевск кебек шәһәрләрдән махсус килгәннәр иде. Язучы белән очрашуларның берсе кичә "Библионочь" акциясе кысаларында Татарстан Милли китапханәсендә үтте. Китапханә хезмәткәрләре, катнашырга теләүчеләрне алдан теркәп, исемлек тулгач, ике-өч көн алдан ук теркәлү...

Бестселлерлар авторы Элчин Сафарли Казанда китап укучылары белән очрашты.

Популяр язучы Элчин Сафарлины күрергә аның китапларын укучылар Самара, Ульяновск, Ижевск кебек шәһәрләрдән махсус килгәннәр иде. Язучы белән очрашуларның берсе кичә "Библионочь" акциясе кысаларында Татарстан Милли китапханәсендә үтте.
Китапханә хезмәткәрләре, катнашырга теләүчеләрне алдан теркәп, исемлек тулгач, ике-өч көн алдан ук теркәлү мөмкинлеген туктатты, чөнки китапханәнең Зур уку залы, исеме шулай аталса да, зур түгел.

Очрашуга килүчеләрнең барысы да диярлек хатын-кызлар, нигездә яшьләр иде. Залда бер генә ир-кеше күзгә чалынды.

Элчин Сафарлиның бераз соңарып килүе Мәдәни мирас объекты булган Татарстан Милли китапханәсе турында тулы мәгълүмат алырга сәбәп булды. Килүчеләр китапханә урнашкан Ушковлар йортындагы мәгълүматны тын да алмыйча тыңладылар.

Бестселлерлар авторы - 34 яшьлек Элчин Сафарли - үзен азербайҗан чыгышлы Россия язучысы, дип атый. Бакуда туып үскән, хәзерге вакытта Истанбулда яши. Яшь язучының беренче китабы Мәскәүдә 2008 елда басылып чыккан һәм ул "Сладкая соль Босфора" дип атала. Элчин Сафарли - рус телендә басылып чыккан 10-11 китап авторы. Элчин Сафарли - белеме буенча журналист һәм хәзер дә журналистик эзләнүләр алып баруын әйтә.

Язучы үзенең ни өчен рус телендә язуына төгәл аңлатма бирми, бар тик бер әбисенең рус милләтеннән булуын һәм текстлары белән редакторлар эшләвен әйтә. "Рус телендә язу кыен түгелме?" дип сорауга, "Җиңел юллар эзләмим", - дип җавап бирә. Әмма русча язуы торган саен кыенрак булуын таный, чөнки ул Истанбулда яши һәм аралашу даирәсе рус телендә булмавын әйтә. Шулай да Россия буйлап очрашуларда еш булуын, хәтта бөтен артистлар һәм язучылар барып җитә алмаган урыннарга да барганлыгын әйтә.

"Язучы - бик зур сүз, мин үземне язучы дип атарга уңайсызланам, мин - романист, вакыйгаларны язучы. Миңа китап язу серле дөнья, сихер кебек", - ди ул үзенең залда басып торуы белән үк килүчеләрне "сихерләп".

Элчин Сафарли үзенең шәрыкъ гаиләсендә үсүен, бик бай гаиләдә үскән әнисенең никах балдагы да алып бирергә акчасы булмаган кешегә кияүгә чыгуын, әтисенең фәкыйрьлеге ятим калган туганнарын тәрбияләү белән бәйле булуын сөйләде. Улларының китап язуына әти-әинсенең җитди карамавын да билгеләп үтте. "Ярар, улым, яз китабыңны, без аны бастырып чыгарыйк, бөтен туганнарга бүләк итик, ә аннары син тынычлап юридик факультетта укырсың", - дигән әнисе. Әмма Эльчин: "Без аларны бүләк итсәк, ничек акча эшләрбез соң?" дип аптыраган һәм мин бер китапны да бүләк итмим, аны кешеләр сатып алачаклар, һәм алар дөнья буйлап сатылачак, дип сүз биргән. Элчин залдагыларны, үз тормышын мисалга китереп, хыялланудан курыкмаска һәм алга зур максатлар куеп хәрәкәт итергә өндәде.

Шәрыкъ язучысы бер сәгатьлек монологыннан соң ярты сәгать чамасы вакыт сорауларга җавап бирергә бүленде. Очрашу тәмамлангач, автограф-сессия игълан ителде, һәм килүчеләр озын чиратка тезелделәр.

Популяр язучының алты исемдәге китабы, шул исәптән, яңа басылып чыккан "Когда вернусь, будь дома" дип аталганы да, фойеда сатыла иде. Бестселларлар авторы китапларын Татарстан Милли китапханәсенә бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев