Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ак Барс" хоккей командасы ЦСКА командасын җиңде

Исәп 1:0. Шулай итеп, "Ак Барс" Гагарин кубогын отып, чемпион исемен алды. "Ак Барс" хоккей командасы бүген Казанда ЦСКА командасын җиңеп, Гагарин кубогы иясе булды. Бүгенге матч 1:0 исәбе белән тәмамланды. Финал сериясендә исәп - "Ак Барс" файдасына 4:1 Зиннәтулла Биләлетдинов шәкертләре әлеге плей-оффта "Амур", "Металлург", "Трактор" һәм "ЦСКА" командаларыннан...

Исәп 1:0. Шулай итеп, "Ак Барс" Гагарин кубогын отып, чемпион исемен алды.

"Ак Барс" хоккей командасы бүген Казанда ЦСКА командасын җиңеп, Гагарин кубогы иясе булды.

Бүгенге матч 1:0 исәбе белән тәмамланды. Финал сериясендә исәп - "Ак Барс" файдасына 4:1

Зиннәтулла Биләлетдинов шәкертләре әлеге плей-оффта "Амур", "Металлург", "Трактор" һәм "ЦСКА" командаларыннан өстен булды.

"Ак Барс" белән "ЦСКА" арасында барган сериянең 5 уенында ике команда да күп алка кертә алмады. Кечкенә генә хата да "ЦСКА"ны плей-оффтан төшереп калыр, ә "Ак Барс"ны Кубоктан мәхрүм итәр иде.

Беренче һәм бердәнбер голны "Ак Барс" уенчысы Роб Клинкмахер кертте. Соңгы 2 минутта мәскәүлеләр 6 уенчы да чыгарып карады, тик бу аларга ярдәм итә алмады.

Шулай итеп, "Ак Барс" 3 тапкыр Гагарин Кубогын яулый. Әйтергә кирәк, башка командалар Кубокны 2 тапкырдан артык алганы юк. Шулай ук татар егете Данис Зариповның әлеге Кубокны 5 тапкыр алуын билгеләп үтәргә кирәк (3 - "Ак Барс, 2- "Металлург"). Шулай ук татар тамырлары булган Станислав Галиев 10 алка белән плей-оффның иң яхшы һөҗүмчесе булып билгеләнде.

"Мин "Аллаһка ышанам. Бүген минем өчен әти-әнием, туганнарым, дусларым җан атты", - диде Континенталь хоккей лигасының иң яхшы капкачысы, татар егете Эмиль Гарипов.

"Ак Барс"ка алтын медальләрне һәм Гагарин Кубогын тапшырганда Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Ак Барсның легендасы Алексей Морозов катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 2008/09 һәм 2009/10 сезоннарда "Ак Барс" Гагарин кубогын яулаган иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев