14 июнь 2017 яңалыклары
-
Чаллыда 15 яшьлек мәктәп укучысы балалар бакчасы каравылчысын урындык белән кыйнаган
Үсмергә карата җинаять эше кузгатылган. Чаллыда, балалар бакчасы каравылчысын урындык белән кыйнаган 15 яшьлек үсмергә карата җинаять эше кузгаттылар, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова. 16 майда кичен үсмерләр төркеме 69 нчы номерлы балалар бакчасы территориясенә керә. Каравылчы аларны куып чыгарырга...
-
Чиркәүдә намаз укырга ярыймы? (сорау-җавап)
"Мөселман дустым белән сәфәргә чыккач, юлыбызда очраган чиркәүгә тукталырга туры килде. Гыйбадәтханә хуҗасы мөселман икәнебезне белеп, чиркәүдә намаз укырга тәкъдим итте. Чиркәүдә намаз укырга ярыймы? Бу хакта да аңлатып китә алмассызмы икән?" "Intertat.ru" электрон газетасы почтасына Рөстәм җибәргән әлеге сорауга Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге мөдире, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы...
-
Тукай районында якындагы тәүлек өчен ифтар һәм сәхәр вакытлары
Кадерле тукайлылар! Сезнең соравыгыз буенча газетабыз сайтында көн саен изге Рамазан ае уразасының авыз ачу һәм сәхәр вакытларын биреп баруыбызны дәвам итәбез. Бүген, 14 июнь көнне ифтар вакыты - 20.16 сәгатьтә. Иртәгә сәхәр 00.45 сәгатьтә тәмамлана һәм кичен 20.16 сәгатьтә авыз ачабыз. Тоткан уразаларыгыз кабул булсын!
-
Тукай районы аграрийлары бөтен көчне сенаж салуга бирергә ниятли
Быел һава торышы үзенчәлекле: бер көн кояш елмая да, икенче көнне коеп яңгыр явып үтә. Мондый шартларда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә терлек азыгы әзерләү шактый кыенга туры килә. «Көннең ачылган бер генә сәгатен дә кулдан ычкындырмаска, булган үләнне җыеп алырга кирәк», - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр...
-
Җәза каты
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата быел 5 ай эчендә район ЮХИДИ инспекторлары 205 эш төзегән - административ штраф карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Түләү башкарылмаса, беркетмә төзегән орган икенче көнне үк эшне суд приставларына җибәрә. КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше нигезендә,...
-
Айдар ГалимовТукай районында бушлай концерт бирә
Татар эстрадасының суперйолдызы Айдар Галимов Тукай районы Мәләкәс авылына концерт белән килә. Артистны авылга Иван Еремеев чакырган. Ул тумышы белән Мәләкәс авылыннан, хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши, прокурор урынбасары булып эшли. Иван Алексеевич туган авылын, авылдашларын онытмый, артистларны исә ул әнисе Мария Еремееваның юбилее уңаеннан чакырган. Шул рәвешле әнисенә генә...
-
Россия әләмнәре ясалды, мастер-класслар, викториналар үтте
Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә балалар тоздан рәсемнәр ясады. Шулай ук бәйгеләрдә катнаштылар, веломарафон да үткәрделәр. Мондый чаралар Күзкәй, Түбән Суыксу, Калмия, Бәтке, Мусабай-Завод, Кече Шилнә авылларында да үткәрелде. Балалар үз куллары белән Россия әләмнәре, төрледән-төрле открыткалар ясадылар, соңыннан аларны урам буйлап таратып йөрделәр, бәйрәм белән котладылар. Моннан тыш...
-
Руль артына эчеп утырган ир-ат бакча коймасына бәрелгәч кенә туктый алган
5 һәм 6 июнь көннәрендә район ЮХИДИ инспекторлары һәм участок вәкаләтлеләре ТР Эчке эшләр министрлыгының 2017 елның 19 гыйнварында кабул ителгән 11-р карары кысаларында махсус рейдка чыктылар. Беренче көнне ике экипаж Кече Шилнә, Олы Шилнә, Ильбухтино авылларында, Яңа поселогында һәм Яр Чаллы - Водозабор юлында торды. Чара барышында исерек хәлдә...
-
Райондашларыбыз кечкенәдән үк экологик тәрбия ала
Шушы көннәрдә генә Ташкичү авылының «Асылташ» мәдәният йорты каршында экологик акция оештырылды. Мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, шулай ук авылның яшьләре һәм балалары бик теләп җиләк-җимеш куаклары утырттылар, аларны карарга, сулар сибәргә вәгъдә иттеләр, дип хәбәр итә Ташкичү авылының китапханә мөдире Светлана Мөхәммәтнәбиева.
-
Кнәздә патриотик акция узды
Бәйрәм көнне «Татарстан» совхозы поселогының үзәк урамында Кнәз авыл җирлегенең мәдәният йорты хезмәткәрләре чын бәйрәм оештырдылар. Иртә таңнан ук поселокта Россия турында җырлар, шулай ук Россия, Татарстан гимннары яңгырап торды. Соңыннан бәйрәм веломарафонына старт бирелде. Поселок яшьләре белән бергәлектә шулай ук «Триколор» дип исемләнгән патриотик акция дә оештырылды. Кнәзлеләргә без...
-
Шилнәбаш сабыйлары ачык һавада мультфильм карады
Шилнәбаш авылында «Минем яраткан Россия» исеме астында шулай ук бәйрәм чарасы оештырылды. Аны мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үткәрде. Китапханә мөдире Нурзилә Бариева балалар арасында викторина уздырды. Моннан тыш теләге булган һәркем китаплар күргәзмәсе, яшь рәссамнар рәсемнәре белән дә таныша алды. Сабыйлар өчен шулай ук спорт уеннары да оештырылды: алар...
-
«Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында бәйләмле печән әзерлиләр
Узган атнада район авыл хуҗалыгы оешмаларына һәм фермерларга тиз арада терлек азыгы әзерләүгә керешү бурычы куелган иде. Күпьеллык һәм берьеллык үләннәрнең биеклеге әллә ни булмаса да, хуҗалыклар аны җыеп алуга тотынды. Чөнки үскәнен көтеп торып булмый, икенче катка өлгерергә вакыт кирәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 13 июнь...
-
Яңа поселогының «Мәхәббәт» паркында олы тамаша оештырылды
Бәйрәм чарасы Россия гимны белән башланып китте. Паркның үзәк мәйданына Россия әләмнәре белән бизәлгән велосипедчылар керде. Ак бейсболка, кызыл футболка, зәңгәр чалбар кигән райондашларыбыз төркеме бәйрәмне искиткеч шоу белән дәвам иттеләр. Соңыннан төрле төстәге шарлар һәм «Мин Тукай районын яратам» дип язылган декорация белән бизәлгән сәхнәдә югары сыйныф укучылары катнашында...
-
Тукай муниципаль районы Советының XVI утырышы уза
Көн тәртибендә: 1. Муниципаль берәмлек Советының №13/1 карары (20 июнь, 2012 ел) белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында. 2. «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге милеге булган муниципаль милек исемлеген булдыру һәм алып бару тәртибе хакындагы Положениене раслау турында. Утырыш 19...
-
Тукай районында патриотик рәсемнәр ясадылар
Яңа Бүләк мәктәбендә эшләп килүче "Каенкай" балалар лагерендә Россия көне билгеләп үтелде. Балалар Россия тарихы турында презентация карадылар, "Минем Ватаным" темасына рәсем ясадылар. Татар халкының милли җырлы-биюле уеннарын уйнадылар, дип хәбәр итте лагерь начальнигы Ф. Ханова.