Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы аграрийлары бөтен көчне сенаж салуга бирергә ниятли

Быел һава торышы үзенчәлекле: бер көн кояш елмая да, икенче көнне коеп яңгыр явып үтә. Мондый шартларда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә терлек азыгы әзерләү шактый кыенга туры килә. «Көннең ачылган бер генә сәгатен дә кулдан ычкындырмаска, булган үләнне җыеп алырга кирәк», - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр...

Быел һава торышы үзенчәлекле: бер көн кояш елмая да, икенче көнне коеп яңгыр явып үтә. Мондый шартларда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә терлек азыгы әзерләү шактый кыенга туры килә. «Көннең ачылган бер генә сәгатен дә кулдан ычкындырмаска, булган үләнне җыеп алырга кирәк», - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.
Бүгенгә район басуларындагы 11 мең гектарга якын күпьеллык үлән мәйданының әлегә якынча 300 гектары гына урылган. «Яңгыр явып торганда печәнне киптереп булмый, шуңа күрә бөтен көчне сенаж әзерләүгә бирергә кирәк, - ди тәҗрибәле белгеч. - Ләкин печәнне дә, сенажны да консервантлар кушып саклауга кую мөһим. Печәннең дымлылыгы 17-18 процент, сенажныкы борчаклылардан 45-55, кыяклылардан 40-50 процент булырга тиеш. Шуннан артык та, ким булырга да тиеш түгел. Әлбәттә, сенаж чокырларының әзер булуы шарт. Алар дезинфекцияләнгән, агартылган һәм башка таләпләргә туры китерелгән булырга тиеш. Тагын бер бурыч - яшь бозауларга бәйләмле печән әзерләргә кирәк. Башка терлекләр печәнен дә, сенажын да ашый, ә менә яңа туган бозауларга нәкъ менә шундый азык мөһим. Басудан алып кайтылса, аны түбә астында киптерү кыенлык тудырмый, яңгыр комачауламый. Аграрийлар алдына күпьеллык үләннәрнең беренче катын соң дигәндә 1 июльгә чабып бетерү бурычын куябыз. Иң мөһиме, үләннең үскән кадәрен югалтмаска кирәк», - ди Хәйдәр Сабитов.
Сенаж салу өчен узган ел «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы махсус капчыклар файдаланган иде. Бригадир Фәйдәр Гайсинның әйтүенчә, аларда сенаж яхшы сакланган. Быел да 20 капчык сатып алганнар. Сенажның бер өлешен шунда, калганын ике базга салырга җыеналар. Әлбәттә инде, консервантлар кушып һәм дымлылык процентын саклап. Ләкин әлегә басуга чыгу мөмкин түгел, нык юеш, диләр хуҗалыкта. Яумаса, киләсе дүшәмбеләргә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев