Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында бәйләмле печән әзерлиләр

Узган атнада район авыл хуҗалыгы оешмаларына һәм фермерларга тиз арада терлек азыгы әзерләүгә керешү бурычы куелган иде. Күпьеллык һәм берьеллык үләннәрнең биеклеге әллә ни булмаса да, хуҗалыклар аны җыеп алуга тотынды. Чөнки үскәнен көтеп торып булмый, икенче катка өлгерергә вакыт кирәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 13 июнь...

«Чаллы яшелчәсе+», «Гигант» һәм Сәйдәшев исемендәге предприятиеләр басуга беренчеләрдән булып чыкты. «Чаллы яшелчәсе+» хуҗалыгында печән, сенаж әзерләп кенә калмыйлар, ел саен витаминлы үләннәр, яңа чабылган сусыл яфраклардан бәйләмле печәннәр әзерлиләр. Хуҗалыкта күпьеллык үләннәр 1200 гектар мәйданда. «Үләннәрнең биеклеге 50-60 см чамасы. Беренче 600 гектарны печәнгә, калганын сенажга дип планлаштырабыз. Икенче каты яхшы булса, үзебез әзерләгән азык җитәр, читтән сатып аласы булмас дип уйлыйбыз», - ди хуҗалык җитәкчесе Ришат Хатыйпов.

Люцернаны уру 9 июньдә башланган, 13 июньгә 210 гектары чабылган. Көн саен 40-45 тоннаны малларга өстәмә азык итеп кайтаралар, аны узган елгы сенаж белән бутап бирәләр. Бүген чабылган люцернаны әйләндереп, печәнгә пресслый башлаганнар. Бәйләмле үлән 13 июньгә 4,9 тонна әзерләнгән. Бу 2800гә якын бәйләм дигән сүз. Бу төр азыкны барысы 40 тонна әзерләргә исәплиләр хуҗалыкта. Инде терлекчелек комплексларының өчесе бауга эленгән бәйләмнәр белән тулган. Бер атналап вакыт эчендә барлык сигез бина да витаминлы яшел азык белән тулачак. «Биредә бәйләмнәр ун көнләп торачак, аннары, кипкәч, махсус урынга кышка саклауга куячакбыз. Чәчәк атканчы җыелган люцерна яшь маллар өчен бик файдалы, үләннәрнең витаминлы матдәләре коелмый, озак саклана», - дип аңлата баш зоотехник Наил Нуретдинов. Бәйләмле үләнне ике көннән алып бер атнага кадәрге бозауларга бирәләр, шулай итеп, малларның организмына кышын да витаминнар кертәләр.

Бәйләмле печәнне әзерләүдә бүген барысы 50ләп кеше эшли. Алар - яшелчәчеләр, база хезмәткәрләре, терлекчеләр, савымчылар, белгечләр һәм авылның пенсионерлары. Эшләүчеләрнең бер өлеше төшкә кадәр, калганнары кичке якта килә. Узган еллардан аермалы буларак, быел үләнне ферма бинасы янына кайтарып аударганнар, бәйләүчеләр шунда эшлиләр. Чөнки басуда көне буе кызу кояш астында тору кыенга килә икән.

«Чаллы яшелчәсе+» предприятиесендә тагын бер үзенчәлекле гадәт - биредә ел саен терлекләр өчен дару үләннәре җыеп киптерәләр. Имән кайрысы, әрем, ромашка, ат кузгалагы һәм башка шундый файдалы үләннәр бар биредә. Алар шулай ук ферма эчендә билгеле бер урынга кибәргә куелган. Бу үләннәрне инде ветеринария табиблары, зоотехниклар киңәшләшеп, кирәкле вакытта малларга бирәләр. Болар витамин гына түгел, кайбер даруларны да алмаштыралар, дип билгеләп үтәләр белгечләр.

Көннәр уңай торса, үлән бәйләмнәре әзерләү эше атна-ун көн эчендә төгәлләнер дип планлаштыралар хуҗалыкта. Бу хезмәткә мәктәп укучыларын да җәлеп итү планы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев