Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Җәза каты

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата быел 5 ай эчендә район ЮХИДИ инспекторлары 205 эш төзегән - административ штраф карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Түләү башкарылмаса, беркетмә төзегән орган икенче көнне үк эшне суд приставларына җибәрә. КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше нигезендә,...

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата быел 5 ай эчендә район ЮХИДИ инспекторлары 205 эш төзегән - административ штраф карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Түләү башкарылмаса, беркетмә төзегән орган икенче көнне үк эшне суд приставларына җибәрә. КоАПның 20.25 маддәсе 1 өлеше нигезендә, штрафын вакытында түләмәүчеләргә сумма икеләтә арттырыла яки закон бозучы 15 тәүлеккә кадәр кулга алына, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартыла. Болардан тыш, беренче салынган штраф тулы күләмдә түләтелә. Район буенча ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәтендә катнашучылардан кагыйдәләрне үтәп йөрүләрен, штрафка тартылганнар икән - вакытында түләүләрен сорый. 20 көн эчендә өлгерсәң, сумманың яртысын гына түләү мөмкинлеген истән чыгармаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев