Якты юл
  • Рус Тат
  • Айдар ГалимовТукай районында бушлай концерт бирә

    Татар эстрадасының суперйолдызы Айдар Галимов Тукай районы Мәләкәс авылына концерт белән килә. Артистны авылга Иван Еремеев чакырган. Ул тумышы белән Мәләкәс авылыннан, хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши, прокурор урынбасары булып эшли. Иван Алексеевич туган авылын, авылдашларын онытмый, артистларны исә ул әнисе Мария Еремееваның юбилее уңаеннан чакырган. Шул рәвешле әнисенә генә...

    Татар эстрадасының суперйолдызы Айдар Галимов Тукай районы Мәләкәс авылына концерт белән килә.

    Артистны авылга Иван Еремеев чакырган. Ул тумышы белән Мәләкәс авылыннан, хәзерге вакытта Санкт-Петербург шәһәрендә яши, прокурор урынбасары булып эшли. Иван Алексеевич туган авылын, авылдашларын онытмый, артистларны исә ул әнисе Мария Еремееваның юбилее уңаеннан чакырган. Шул рәвешле әнисенә генә түгел, ә бөтен авылга бүләк ясаган.

    Артист 17 июнь, шимбәкөнне килә. Концерт 18.00 сәгатьтә Мәләкәс авылы мәйданында була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: