Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия әләмнәре ясалды, мастер-класслар, викториналар үтте

Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә балалар тоздан рәсемнәр ясады. Шулай ук бәйгеләрдә катнаштылар, веломарафон да үткәрделәр. Мондый чаралар Күзкәй, Түбән Суыксу, Калмия, Бәтке, Мусабай-Завод, Кече Шилнә авылларында да үткәрелде. Балалар үз куллары белән Россия әләмнәре, төрледән-төрле открыткалар ясадылар, соңыннан аларны урам буйлап таратып йөрделәр, бәйрәм белән котладылар. Моннан тыш...

Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә балалар тоздан рәсемнәр ясады. Шулай ук бәйгеләрдә катнаштылар, веломарафон да үткәрделәр. Мондый чаралар Күзкәй, Түбән Суыксу, Калмия, Бәтке, Мусабай-Завод, Кече Шилнә авылларында да үткәрелде. Балалар үз куллары белән Россия әләмнәре, төрледән-төрле открыткалар ясадылар, соңыннан аларны урам буйлап таратып йөрделәр, бәйрәм белән котладылар. Моннан тыш райондашларыбыз өчен бу көнне кызыклы мастер-класслар, викториналар да үткәрелде. Әйтик, Боерган авылының «Акчарлак» күпфункцияле үзәгендә Россия дәүләте турында документаль фильм күрсәтелде. Балалар өчен «тәмле» турнир да оештырылды (тәмле кәнфитләр белән шашка уенын уйнау), татар халык уеннары уйнатылды. Сабыйлар бик рәхәтләнеп асфальтка рәсемнәр дә ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев