Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин вә мәгыйшәт

Чиркәүдә намаз укырга ярыймы? (сорау-җавап)

"Мөселман дустым белән сәфәргә чыккач, юлыбызда очраган чиркәүгә тукталырга туры килде. Гыйбадәтханә хуҗасы мөселман икәнебезне белеп, чиркәүдә намаз укырга тәкъдим итте. Чиркәүдә намаз укырга ярыймы? Бу хакта да аңлатып китә алмассызмы икән?" "Intertat.ru" электрон газетасы почтасына Рөстәм җибәргән әлеге сорауга Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге мөдире, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы...

"Мөселман дустым белән сәфәргә чыккач, юлыбызда очраган чиркәүгә тукталырга туры килде. Гыйбадәтханә хуҗасы мөселман икәнебезне белеп, чиркәүдә намаз укырга тәкъдим итте. Чиркәүдә намаз укырга ярыймы? Бу хакта да аңлатып китә алмассызмы икән?"

"Intertat.ru" электрон газетасы почтасына Рөстәм җибәргән әлеге сорауга Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге мөдире, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә:

- Галимнәр чиркәүдә намаз укырга киңәш итми. Гомәр ибн Хаттаб (Аллаһ аннан разый булса иде) Иерусалим шәһәренә килгәч, аңа намазны чиркәүдә укырга тәкъдим иттеләр. Ул чиркәүгә кермәде, аның территориясендә намаз укыды.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев