Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәздә патриотик акция узды

Бәйрәм көнне «Татарстан» совхозы поселогының үзәк урамында Кнәз авыл җирлегенең мәдәният йорты хезмәткәрләре чын бәйрәм оештырдылар. Иртә таңнан ук поселокта Россия турында җырлар, шулай ук Россия, Татарстан гимннары яңгырап торды. Соңыннан бәйрәм веломарафонына старт бирелде. Поселок яшьләре белән бергәлектә шулай ук «Триколор» дип исемләнгән патриотик акция дә оештырылды. Кнәзлеләргә без...

Бәйрәм көнне «Татарстан» совхозы поселогының үзәк урамында Кнәз авыл җирлегенең мәдәният йорты хезмәткәрләре чын бәйрәм оештырдылар. Иртә таңнан ук поселокта Россия турында җырлар, шулай ук Россия, Татарстан гимннары яңгырап торды. Соңыннан бәйрәм веломарафонына старт бирелде. Поселок яшьләре белән бергәлектә шулай ук «Триколор» дип исемләнгән патриотик акция дә оештырылды. Кнәзлеләргә без Россия көне турында мәгълүмати кәгазьләр, Россия әләме белән тасмалар, әләмнәр, шарлар да тараттык. Акция халык уеннары, төрле конкурслар, викториналар белән үрелеп барды. Бәйгеләрдә олысы да, кечесе дә актив катнашты, бүләкләр отты. Соңыннан исә барча җыелган кешегә иганәчеләребез - Эльмира Салихова, Виктор Самойлов, Ирек Салихов тапшырган туңдырмалар өләштек, дип яза Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев