Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Руль артына эчеп утырган ир-ат бакча коймасына бәрелгәч кенә туктый алган

5 һәм 6 июнь көннәрендә район ЮХИДИ инспекторлары һәм участок вәкаләтлеләре ТР Эчке эшләр министрлыгының 2017 елның 19 гыйнварында кабул ителгән 11-р карары кысаларында махсус рейдка чыктылар. Беренче көнне ике экипаж Кече Шилнә, Олы Шилнә, Ильбухтино авылларында, Яңа поселогында һәм Яр Чаллы - Водозабор юлында торды. Чара барышында исерек хәлдә...

5 һәм 6 июнь көннәрендә район ЮХИДИ инспекторлары һәм участок вәкаләтлеләре ТР Эчке эшләр министрлыгының 2017 елның 19 гыйнварында кабул ителгән 11-р карары кысаларында махсус рейдка чыктылар. Беренче көнне ике экипаж Кече Шилнә, Олы Шилнә, Ильбухтино авылларында, Яңа поселогында һәм Яр Чаллы - Водозабор юлында торды. Чара барышында исерек хәлдә руль артына утырган өч йөртүче тоткарланды. Алар барысы да Яр Чаллыда яшәүчеләр - 42, 43 һәм 64 яшьлек ир-атлар. Берсен - 43 яшьлек ир-атны инспекторлар «Дизелист» бакчачылык ширкәтендә бакча йортының коймасына бәрелгәч кенә туктата алдылар. Автомобильләр барысы да штрафстоянкага җибәрелде, ә йөртүчеләргә карата административ беркетмә төзелде. Ир-атлар 30 мең сум күләмендә штрафка тартылачак һәм ярты елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк. Шулай ук тизлек режимын сакламаучылар, укылмый торган номерлар белән, ОСАГО полисыннан башка йөрүчеләр шактый теркәлде, ди район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Шундый ук рейд Яр Чаллы - Зәй трассасында, Круглое Поле поселогында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев