Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбаш сабыйлары ачык һавада мультфильм карады

Шилнәбаш авылында «Минем яраткан Россия» исеме астында шулай ук бәйрәм чарасы оештырылды. Аны мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үткәрде. Китапханә мөдире Нурзилә Бариева балалар арасында викторина уздырды. Моннан тыш теләге булган һәркем китаплар күргәзмәсе, яшь рәссамнар рәсемнәре белән дә таныша алды. Сабыйлар өчен шулай ук спорт уеннары да оештырылды: алар...

Шилнәбаш авылында «Минем яраткан Россия» исеме астында шулай ук бәйрәм чарасы оештырылды. Аны мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үткәрде. Китапханә мөдире Нурзилә Бариева балалар арасында викторина уздырды. Моннан тыш теләге булган һәркем китаплар күргәзмәсе, яшь рәссамнар рәсемнәре белән дә таныша алды. Сабыйлар өчен шулай ук спорт уеннары да оештырылды: алар рәхәтләнеп бер-берсе белән скакалкада сикерүдә, велосипед белән узышуда, йөгерүдә, тартылуда, гантельләр күтәрүдә, чүгәләүдә ярышты. Бик яратып «Тылсымлы йөзек» һәм «Гәүдәңне туры тот» уеннарында катнашты. Уеннар тәмамлану белән Шилнәбаш авылының мәдәният йорты директоры Ләйсән Мәрдәнова җыелганнар өчен шау-шулы дискотека да оештырды. Соңыннан исә без бергәләшеп кызыклы мультфильмнар карадык, дип язалар безгә Шилнәбаш авылыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев