Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чаллыда 15 яшьлек мәктәп укучысы балалар бакчасы каравылчысын урындык белән кыйнаган

Үсмергә карата җинаять эше кузгатылган. Чаллыда, балалар бакчасы каравылчысын урындык белән кыйнаган 15 яшьлек үсмергә карата җинаять эше кузгаттылар, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова. 16 майда кичен үсмерләр төркеме 69 нчы номерлы балалар бакчасы территориясенә керә. Каравылчы аларны куып чыгарырга...

Үсмергә карата җинаять эше кузгатылган.

Чаллыда, балалар бакчасы каравылчысын урындык белән кыйнаган 15 яшьлек үсмергә карата җинаять эше кузгаттылар, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова.

16 майда кичен үсмерләр төркеме 69 нчы номерлы балалар бакчасы территориясенә керә. Каравылчы аларны куып чыгарырга тели һәм шуның нәтиҗәсендә низаг килеп чыга. Шуннан сон үсмерләрнең берсе, урындык белән 43 яшьлек ир-атның битенә һәм муенына берничә тапкыр суга.

Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча, "Корал яки предмет кулланып, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев