Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Моң иясе – подполковник

Биклән авылында мәдәни чаралар бик еш булып тора. Әле яңа гына сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән кызыклы очрашулар узган иде. Күптән түгел тагын бер матур кичә үтте. Авылыбызда яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Рим Гыйльметдиновның «Язгы моңнар» дип исемләнгән иҗат кичәсе булды. Бу чара Рим әфәнденең 65 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылды.

Кичәгә аның туганнары, якташлары, хезмәттәшләре һәм дуслары килгән иде. Шулай ук аның иҗатын яратучы, үзен хөрмәт итүче бикләнлеләр җыелды.
Иң беренче булып юбилярны котларга сәхнәгә Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев һәм ветераннар советы рәисе Асия Фазуллина күтәрелделәр. Матур теләкләрен җиткергәннән соң, алар юбилярга истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Мансур Шакирҗан улы Рим әфәндегә: «Сез иҗатта подполковник кына түгел, ә генерал», – диде.
Аннан соң Рим әфәнде үзенең шигырьләрен укыды һәм җырларын башкарды. Юбилярны котларга сәхнәгә бер-бер артлы туганнары, якташлары, хезмәттәшләре, дуслары менеп кенә тордылар, матур теләкләргә, чәчәк бәйләмнәренә һәм бүләкләргә күмделәр. Барысы да аның кешелекле, ярдәмчел, яхшы гаилә башлыгы булуын билгеләп үттеләр, аңа карата олы хөрмәтләрен белдерделәр..
Котлаулар концерт номерлары белән үрелеп барды. Чаллыдан Рим әфәнденең иҗатташ дуслары – җырчылар Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар килде. Билгеле инде, авылыбызның «Хәтфә» фольклор ансамбле дә читтә калмады. Ә инде өлкән яшьтәге гармунчыларыбыз Илдус Абдуллинның һәм Рәшит Тимергалинның халкыбыз көйләрен өздереп уйнаулары ямь өстенә ямь өстәде. Яшьләрчә җиңел гәүдәле Рәшит абыйның биюе тамашачыларны дәртләндереп җибәрде.
Сәхнәгә Моң алиһәсе белән Кирлемән образлары да чыктылар. Бабасы дәртле җырлар башкарганда кечкенә оныкчыгы Алия бик матур итеп әйләнә-әйләнә биеп торды. Юбилярыбыз җырлаганда Мәрьям апа һәм Рәдиф абый матур итеп вальс әйләнделәр.
Бәйрәм ахырында Рим әфәнде үзен хөрмәт итеп килгән Биклән халкына, кунакларга рәхмәтләрен җиткерде.
Рим Хәлиулла улының алга таба да иҗаттан аерылмавын, тагын да илһамланып, матур-матур шигырьләре һәм җырлары белән безне шатландырып торуын телибез. 

Римма ГЫЙМАДИЕВА.
Биклән авылы.

Фото автордан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев