Якты юл
  • Рус Тат
  • Картлыкта ялгыз түгел

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан, хөрмәтле ветераннарыбызның тормыш авырлыкларын үз җилкәсенә алып Җиңүгә керткән өлешләре, сугыш һәм хезмәт батырлыклары турындагы язмалар чыгып килде. Алар беркемне дә битараф калдырмагандыр. Бүгенге язмабыз Аулаш авылының мөхтәрәм хезмәт ветераны Марфа Дмитриевна Андреева турында. Аңа шушы көннәрдә күркәм юбилее уңаеннан Россия Президенты В. В. Путинның...

    Йөремсәк кеше

    Кулымдагы мәгълүмат кәгазендә Марфа түтәйнең 1920 елның 15 июнендә туу турында әйтелә. Димәк, ул 95не тутырып, 96нчы яшенә чыккан. Авылда иң өлкән кешеләрдән санала. Олы яшьтә булгач, әллә кая чыгып йөрмәс, өендә туры китерербез дип юлга кузгалдык. Бу хакта Иштирәк авыл җирлегенә дә хәбәр итеп куйдык.

    КамАЗ төзелеше чорында салынган, урыны-урыны белән чокырайган бетонлы авыл урамыннан сораша-сораша бара торгач, Үзәк урамының түбән очындагы 62нче йортны эзләп таптык. Урам якта яшел чирәм, тавыклар чемченеп йөри, сулыкта ап-ак казлар, үрдәкләр. Анда-санда керамзитбетон блоклардан каралты-кура җиткерәләр. Марфа түтәйнең күршесендә төзелеш кайный. Яшьләр Аулашны төзекләндерә.

    Хуҗабикәнең ишек алдына керәбез. Һау-һаулап эт өрә, ишектә - йозак. Аптырап бакча ягына чыгып эндәшәбез. Тып-тын бер аваз салучы юк. Ниһаять, ян күршеләре ачыклык кертте. Әбиебез югары очка сеңлесе янына киткән булып чыкты. Игелекле күрше хатыны белән әбекәйне эзләп табып, өенә алып кайттык.

    Өстәл янында әңгәмә җанлана. Марфа түтәйнең яшьлеге һәм үсмер чагы сугыш елларына туры килгәнлектән, истәлекләре бик күп, аларны тыныч кына сөйли алмый, зәңгәрсу күзләре яшьләнә, ара-тирә кулъяулыгы белән сөртеп ала.

    Урман шаулый, күңел шомлана

    Аулашта дүрт сыйныфны бетерүгә, күмәк хуҗалык эшенә керешә кызый. Әнисе Анна Григорьевнага ияреп урак ура, көлтә бәйли, чүмәлә куя. Тары утау, орлык ташу һәм башка шундый эшләрнең берсеннән дә калмый. Урман кисү, агач аудару, аларны пычкы белән кисеп әрдәнәләп өю кебек эшләрне кар-яңгыр астында, ярым ач килеш норманы үтим дип тырышулары һич онытырлык түгел. Болар күңеленә аеруча нык сеңеп калган. Алар турында әрнеп сөйли Марфа Дмитриевна.

    - Урман эше бик хәтәр бит ул. Агач басып үлүчеләр дә булды. Мондый хәвефле хәл безнең гаилә өстенә дә төште. Энем Александрны япь-яшь килеш агач басып үтерде. Кайгыбызны таратып та өлгермәдек, сугыш кырыннан «похоронка» килеп төште. Ирем Петр Андреевич Ватан азатлыгы өчен көрәштә һәлак булды. Моңарчы аның кайда җирләнгәнен белмичә йөргән идем. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан оныгым мине кочаклап: «Әбекәй, компьютердан бабайның кай җирдә һәлак булганлыгын күрсәттеләр. Эзтабарлар зур тырышлык куйган», - дип сөйләде. Сезгә адресын төгәл генә әйтә алмыйм, Воронежмы, Смоленскимы, - дип хаталанды, хәтереннән зарланып алды.

    Әтисе Дмитрий агай да сугышта катнаша. Казанга кайтып, хәрби заводта эшли башлый, фаҗигале төстә үлү хәбәре килә. Әй, ул сугыш еллары, «уфалла» арбасын тарта-тарта җелекләр суырыла иде. Әнисе Анна түтәйнең тырышлыгы һәм зирәклеге белән генә өч бала аякка баса. «Ачлыктан умартачылык белән шөгыльләнү коткарды. Берничә дистә умартабыз бар иде. Балын сатып тормыш алып бардык», - дип искә алды Марфа түтәй.

    - Шөкер, әнием 96 яшенә җитеп, балалар һәм оныклар хөрмәтен күреп, ахирәткә күчте. Нәселебез нык, авырлыклар чыныктыргандыр инде, өйдә ялгызым көн буе утырасы килми, туган-тумачаларны барлап кайтам шулай, - дип сөйләп китте ул.

    Гомер буе туган авылында яшәп эшләгәч, таныш-белешләре, туганнары күп аның. Авылда кызы Дуся, үзенең туганнары яши. Түбән Камада, Зәй районы Урта Пенәче авылында кызлары Мария һәм Галина үз гаиләләре белән яшәп, ял көннәрендә әниләре янына кайтып йөриләр. Әбинең ун оныгы һәм алты торыны булуы да зур шатлык.

    - Дөньялар, тормыш-көнкүреш нык үзгәрде хәзер улым. Көянтә-чиләк белән су ташыйсы юк, кранны борасың да көмештәй чиста суны кирәгенчә тутырып аласың. Электр янып тора, газ плитәсен кабызып, зәңгәр утта ашы пешә, чәе кайнап чыга. Җан рәхәте. Яшь чагында мондый уңайлыклар хыялда гына иде. Рәхмәт инде хөкүмәт җитәкчеләренә. Сугыш авырлыкларын күрдек, берүк безнең баштан кичкән мәхшәр-михнәтне яшьләргә күрергә язмасын, - дип капкасы төбенә кадәр озата чыкты ул.

    Тик кайбер кешеләрнең үз капкасы эченә бикләнүе, хәтта кызы Мариянең телефоннан әнисенә журналистларга бер төрле мәгълүмат бирмәгез дип кисәтүе мине сискәндереп җибәрде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: