Зәрия Вәлиева автор яңалыклары
-
Гриппка каршы «коралланыйк»
Район үзәк дәваханәсендә, фельд-шер-акушерлык пунктларында гриппка каршы вакцина ясату август ахырында старт алды һәм ул уңышлы дәвам итә. 18 яшьтән өлкәнрәк 25507 кешегә һәм 5700 балага – барлык тукайлыларның 60 процентына гриппка каршы вакцина ясалачак.
-
Тәрбиядән яраладыр тәрбия
Ана белән бала арасындагы мәхәббәт – иң садә, иң ихлас ярату ул. Бөтен дөньясы сине ташлаганда, кире какканда да Ана сине ташламас, кочагына алып юатыр, ярдәм кулын сузар, сулышы-тыны белән сине җылытыр, чирләреңне үзенә алыр дәрәҗәдә янар-көяр.
-
Йөзенче бала
Гөл, чәчкә тирә-юньне ямьли, күзләрне иркәли, хуш исе җанга рәхәтлек бирә. Нарасый, сабый, балалар да нәкъ шулай ук. Юкка гына: «Балалар – тормыш чәчәкләре» димәгәннәр. Үзвакытында тиешле тәрбия күреп үскән балалар гаилә, җәмгыять тоткасы, милләтнең киләчәге. Җәмгыятебезнең тотрыклы, киләчәгебезнең өметле булуы ата-аналардан тора. Яшерен-батырын түгел, илебездә демографик хәл кискен тора – туучылар саны азая, үлүчеләр арта. Шундый вәзгыять хөкем сөргән вакытта матур хыяллар, якты өметләр белән яшәүче күп балалы тату гаиләләрнең булуы киләчәккә ышаныч уята. Яңа Троицкое авыл җирлегенә кергән Суровка авылында яшәүче Алевтина Борисовна белән Евгений Васильевич Титинечколарның биш ай элек алтынчы балалары дөньяга килде.
-
Яшьлекне озынайтыйм дисәң...
Бер яшьлектә, бер картлыкта, дияр идең, Гөлнур ханым өлкән яшьтәге кешегә охшамаган. Яшь кызлардай зифа буй-сынына һәм җитезлегенә карап аңа һич кенә дә җитмеш бер яшь биреп булмый. Гәүдә ыспайлыгын, физик сәламәтлеген кайгырту белән беррәттән рухи тормышын баету, ачык зиһенгә ия булып олыгаюны максат иткән Гөлнур Фәхразый кызы Шәвәлиева (Ситдыйкова) яхшы ниятен тормышка ашыру өчен сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
-
Әй, алмасы, алмасы!
Алманың ниндиләре генә юк?! Алсу, кып-кызыл татлы алма, сары гәрәбәдәй баллы һәм сутлы алма. Яшел зөбәрҗәттәй семеринка белән антоновка алмалары... Балачакта әни ранетка дигән эре булмаган баллы алмаларны сабагы белән кайната торган иде. Шуның сабагыннан тотып тәмләп чәй эчүләр, алма бәлешләре... Ә әби ясаган алма кагы?! Телеңне йотарлык була торган иде. «Әлү кагы» дигәне аеруча истә калган. Бу затлы ризыкны әбиләр Рамазан уразасында авыз ачканда чәйләренә салалар иде. Чәк-чәк кенә кабып, каклы чәй эчүләр ни тора! Әбиләребез, әниләребез традицияләрен дәвам итеп, как коярга, алма киптерергә, алма бәлешләре пешерергә өйрәник әле. Берочтан алманың файдасы хакында да исебезгә төшерербез.
-
Яр буенда – кабак, бакчада... карбыз
Ерак булса да, туган җиремә еш кайтам. Олы юлда район үзәкләре һәм эреле-ваклы салалар аша үтәргә туры килә. Юлчының эше шул – тирә-юньне күзәтеп кайтасың. Авыллар төзекме, чүплекләре белән сала яме китмәгәнме? Барысы да ярылып ята, яшеллек һәм чәчәкләр белән елмаеп торган урамнарга карап сөенәсең. Кайвакыт, авыл читендәге чүплекләрне, җилдә тузгып яткан пакетларны күреп җан әрни. Бигрәк тә бу хәлләр инеш, елга ярларында булуы белән игътибарны үзенә җәлеп итә. Ә менә безнең район җирлегендәге Малтабар авылында Нәсимә Харрас кызы белән Мирхәт Шәйхулла улы Гобәйдуллиннар хуҗалыгы тирәсеннән агып ятучы инеш ярында – кабак үсә.
-
«Рәхмәтле булыйк!» акциясе дәвам итә
Исегезгә төшерәбез, безнең редакция COVID – 19 режимында эшләүче Тукай үзәк хастаханәсе табибларына, шәфкать туташларына ярдәм итү максатыннан «Рәхмәтле булыйк!» акциясен игълан иткән иде. Райондашларыбыз бу башлангычны хуплап каршы алдылар. Кама буе төбәге районнарына да хезмәт күрсәтүче Тукай үзәк хастаханәсенә игелекле кешеләр күчтәнәч-ләрен тапшыру өчен редакциягә килә.
-
Ипекәй салдым – кояштай булган!
Түгәрәк, кояштай елмаеп торучы ипекәй! Ул колмактан ясалган чүпрәгә куелган камырдан, түгәрәк ипи калайларында күпереп кабарган, мичтә пешкән. Хуш исле. Әнинең ипекәй камырын бераз гына калдырып, мич алдында кабартма пешерүен ничек онытасың?!. Элек әти-әниләр ипи һәм ит бәлешен салу өчен мичкә ягарга имән утыны хәзерләргә тырышалар иде. Балачагымның матур хатирәләрен яңартып, алтынсу-көрән алкалардан – кипкән колмак чәчәкләреннән һәм бераз гына сабакларын, яфракларын да кушып, колмактан чүпрә ясыйм.
-
Шифалы эчемлек
Әбиләребез чәй гөмбә-сен бик яратып кулланалар иде. Безгә бу яхшы традицияне дәвам итәргә кирәк.
-
Тормыш дәвам итә
«Булганнан бар да була», – ди халык. Гөлсинә Мөҗәһит кызы белән Ярулла Сәлим улы Галиевлар Боерганда – төп нигездә, үз куллары белән мәһабәт йорт салганнар. Өйнең эчке эшләрен Гөлсинә ханым тулысынча үзе башкарган. Кулы бар эшкә дә ятып торган ханым гөлләр, чәчкәләр үстерергә дә яраткан. Өйдәге бүлмәләр санын киметеп залны зурайтырга кирәкме – бернинди проблема да юк. Гөлсинә өчен ике бүлмәне бер итеп зур гына кунак бүлмәсе ясау да хәл ителмәслек эш булмаган. Йорт – яшәү өчен уңайлы һәм җаның-тәнең белән ял итәрлек матур да булсын дип, картиналар чигеп, өен зәвык белән бизәгән.
-
«Авылыбызның докторы – Гөлназ»
Гөлназ Гыйльфанова фельдшер булса да, колышлылар аның хакында шулай ди. Фельдшер шушы авылда эшләсен өчен алар кулларыннан килгәннең барысын да эшли. Үткән ел, авыл халкы 1964-65 елларда башлангыч мәктәп бинасына тоташтырып төзелгән фельдшер-акушерлык пунктын ремонтлауны үз өстенә ала. Үз теләкләре белән акча җыеп электр җылыткыч, радиатор куялар, идәннәрен яңарталар. Рөстәм Абзалов ФАП бинасының какшаган нигезен төзекләндерә. Ремонт эшләрен оештыру һәм башкарып чыгуда Илшат Зәйдиев зур тырышлык куя. «Игезәкләр Илфат белән Илшат Зәйдиевләр, авыру булуларына карамастан, авыл сулышы белән яшиләр, бик актив һәм позитив егетләр», – ди Гөлназ Әгъзәмнур кызы Гыйльфанова.
-
Мәхәббәте белән терелткән
Нәрсә ул мәхәббәт? Һәр заманда, һәр халыкны һәм һәр кешене кызыксындырган сорау бу. Серле сорауга һәркем үзенчә җавап бирә. Шунысы кызыклы, һәркем үзенчә хаклы да, кебек. Әмма, хакыйкать шул – мәхәббәт ул – хәрәкәтнең чыганагы. Кая, кемгә, нинди хәрәкәт? Билгеле, яраткан кешеңә таба хәрәкәт. Шатлык килсә – иң беренчеләрдән булып сөенечен бүлешәсең, кайгы-борчу, хәсрәтне уртак итәсең. Авырлык килгәндә – иңеңне куясың. Бернигә, беркемгә һәм бернәрсәгә дә карамыйча бер «сукмактан» атлыйсың. Гомер юлы буйлап гел янәшә: шатлыкта һәм кайгыда, сәламәт чагында һәм авырганда, барлыкта һәм юклыкта, уңышларга ирешкәндә һәм кыерсытылган чакта...
-
Корбан гаете мөбарәк булсын!
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим
-
«Кеше язмышына битараф түгелбез!»
Россиядә беренчеләрдән булып сугыш вакытында госпитальдә эшләгән шәфкать туташларын, хәрби табибларны волонтер дип әйтергә мөмкин. Алар үз тормышларын куркыныч астына куеп, башкаларга ярдәмгә ашыгучы миһербанлы затлар. Гомумән алганда, волонтер – күңел кушуы буенча башкаларга ярдәм итүче кеше. Без аларны джинс чалбардан, башына кепка-каскетка, бейсболка, өстенә футболка кигән егет-кызлар итеп күрергә күнеккәнбез. Чыннан да, волонтерлар, күпчелек вакыт, яшьләр була. Ә менә безнең район җирлегендә эш һәм тормыш тәҗрибәсе булган ханымнар волонтерлык үрнәге булып чыкты, алар өчесе дә республика хөкүмәте тарафыннан бүләкләнүгә тәкъдим ителде.
-
Тырыш чарасын табар
«Яшьләр авылда калмый, чөнки эш юк!» Ни кызганыч, бу фикер – тотрыклы гыйбарәгә әйләнде. Ялкаулыкны, битарафлыкны эш юклыкка сылтап, яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган туган җирен ташлап, бәхетне читтән эзләүчеләр төркеменә кушылмаган булдыклылар яшәтә бүген авылны. Туган җиренә тугрылык саклаганнар матур тормышны үз авылларында тудыралар – гаилә коралар, игелекле балалар үстерәләр. Малтабар авылында гөрләтеп тормыш итүче Роза белән Рафис Таһировлар шундый күркәм гаиләләр җөмләсеннән.