Тормыш дәвам итә
«Булганнан бар да була», – ди халык. Гөлсинә Мөҗәһит кызы белән Ярулла Сәлим улы Галиевлар Боерганда – төп нигездә, үз куллары белән мәһабәт йорт салганнар. Өйнең эчке эшләрен Гөлсинә ханым тулысынча үзе башкарган. Кулы бар эшкә дә ятып торган ханым гөлләр, чәчкәләр үстерергә дә яраткан. Өйдәге бүлмәләр санын киметеп залны зурайтырга кирәкме – бернинди проблема да юк. Гөлсинә өчен ике бүлмәне бер итеп зур гына кунак бүлмәсе ясау да хәл ителмәслек эш булмаган. Йорт – яшәү өчен уңайлы һәм җаның-тәнең белән ял итәрлек матур да булсын дип, картиналар чигеп, өен зәвык белән бизәгән.
– Үсемлек кенә димә икән, әниебезне соңгы юлга озаткач, чүлмәк гөлләре дә, бакчадагы чәчәкләре дә аны бик юксындылар. Кайберләре шиңә, кибеп саргая башлады. Әти дә сагышлы. Гаиләм белән Чаллыда яши идек. Әти янына яшәргә кайттык. Әнинең гөлләрен, чәчәкләрен, җимеш куакларын – кадерле кешебез карап-тәрбияләп торган гөлбакчаны тәртиптә тотарга тырышам. Ул бик үзенчәлекле кеше иде, безнең якларда үсә торган җиләк-җимешләр үстерү белән генә чикләнмәде. Нинди генә чәчәкләр, куаклар үстермәде?! Экзотик чәчәкләр, декоратив куаклар дисеңме... Авылда беренчеләрдән булып виноград утыртты. Алар үрчеп киткәч, йөзем үстерергә теләгән кешеләргә үсентеләрен бирде. Менә бу куак форзиция исемле. Башка үсемлекләрдән аермалы буларак, ул башта сап-сары чәчәк ата, аннары яфрак яра. Апрельдә үк бакчада беренче булып чәчәк атучы шушы куакны күрергә кергән авылдашларыбыз сокланып та, гаҗәпләнеп тә карыйлар, – ди Гөлшат һәм: «Базардан сатып ала торган чикләвек күрергә телисезме?» – дип фундук куагын күрсәтә. Затлы куак янәшәсендә урман чикләвеге – аның кәшәнкәләре көрән төскә кергән, бераздан өлгерәчәк.
Гөлсинә тумышы белән диңгездәй җәйрәп яткан Чулман елгасы буендагы Колыштан. Бу авыл сайрар кошлары һәм җимешкә бай әрәмәлекләре, эшчән халкы белән күрекле. Боерган авыл җирлегенең гүзәл почмагында яшәгән Гөлсинәнең күңеле дә Табигать-Анабыз кебек юмарт була. Авыл мәдәният йорты директоры Рәхилә Фәттахова: «Гөлсинә юмарт булды, чәчәк орлыкларын һәм кыяр, помидор үсентеләрен авылдашларыбызга өләште. Үз эшләрен ачып, ире белән гөрләтеп тормыш алып бардылар. Уллары Илназ стоматолог булып Күзкәйдә эшләде. Халык аны яратты. Хәзер Боерганда стоматология кабинеты ачты. Тирә-як авыллардан да теш дәвалатырга киләләр аңа. Кызлары Гөлшат әтисен ялгызлыкта калдырмас өчен шәһәрдән күченеп кайтты. Галиевлар әнә шундый тәрбияле балалар үстерделәр», – ди.
Гөлсинә күңел байлыгын чигешләргә дә күчергән. Төсле җепләр белән чигелгән мәһабәт Кол Шәриф һәм башка мәчетләр затлы булып, мәркәзебез Казан манзарасы, табигать күренешләре күз явын алырлык матур булып сурәтләнгәннәр. Соңгы елларда Гөлсинә ханым шамаилләр чиккән. Ахыргы эше – «БисмилЛәһир-Рахмәәниир-Рахиим», иман кәлимәсе – Ләә иләһә илләлЛаһ Мөхәммәд Рәсүлуллаһ... Ул ярты юлда тукталган. Алтын куллы Гөлсинәнең дәвамчысы – кызы Гөлшат, шәмаилне тәмамлауга алынган.
***
Гөрләтеп тормыш алып барган, яшәү ямен тоеп яшәгән Гөлсинәне каты чир аямый, ул гомеренең матур мәлендә Ахирәткә күчә. Шуны күңеле белән сизгәндәй, ашкынып-ялкынланып эшли, үзеннән соң матурлык калдыра. Ул җәй уртасыннан алып кар яуганчы җимеш бирә торган кура җиләге куаклары утыртып калдырган. Кара көзләргә кергәч, күңел җиләкле җәйләрне сагынганда, яисә якын кешеңне юксынып җаныңа урын таба алмаганда, яисә тормыш мәшәкатьләреннән беразга арынырга теләп бакчага чыккач, Ахирәткә күчкән кадерле кешеләребез утыртып калдырган куак һәм агачларның җимешләрен авыз иткәндә аларның урыны Җәннәттә булуын телибез. Алар да, безне күкләрдән күзәтәләрдер, алар башлаган эшне дәвам итүчеләрне күреп шатланалардыр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев