16 август 2020 яңалыклары
-
Читтән торып эшләүнең уңай һәм тискәре яклары билгеле
Пандемия вакытында читтән торып эшләүче россиялеләрнең 20 % болай эшләү тиешле нәтиҗәләр бирми дип саный.
-
Тормыш дәвам итә
«Булганнан бар да була», – ди халык. Гөлсинә Мөҗәһит кызы белән Ярулла Сәлим улы Галиевлар Боерганда – төп нигездә, үз куллары белән мәһабәт йорт салганнар. Өйнең эчке эшләрен Гөлсинә ханым тулысынча үзе башкарган. Кулы бар эшкә дә ятып торган ханым гөлләр, чәчкәләр үстерергә дә яраткан. Өйдәге бүлмәләр санын киметеп залны зурайтырга кирәкме – бернинди проблема да юк. Гөлсинә өчен ике бүлмәне бер итеп зур гына кунак бүлмәсе ясау да хәл ителмәслек эш булмаган. Йорт – яшәү өчен уңайлы һәм җаның-тәнең белән ял итәрлек матур да булсын дип, картиналар чигеп, өен зәвык белән бизәгән.
-
Әтиебез нигезе чакыра
Исән булса, Элҗен көнне (Ильин день) – 2 августта әтиебез Илья Масловка 100 яшь тулган булыр иде. Без балалары, оныклары аны ел саен искә алып, шушы көнне төп йортка җыелабыз. Бу традиция инде гаиләбездә күп еллар саклана. Быел да матур гадәтебездән читкә тайпылмыйча, туган авылыбыз Бордыга – әти-әни нигезенә кайттык. Һәр елдагыча, беренче эш итеп, зиратка бардык, әти-әниләрне, туганнарны искә алдык.
-
Һава юллары ачыла
Россия белән Казахстан арасында кабат һава юлы ачылачак.
-
Бәхетле булыйм дисәң
Бәхетле булыйм дисәң