Әтиебез нигезе чакыра
Исән булса, Элҗен көнне (Ильин день) – 2 августта әтиебез Илья Масловка 100 яшь тулган булыр иде. Без балалары, оныклары аны ел саен искә алып, шушы көнне төп йортка җыелабыз. Бу традиция инде гаиләбездә күп еллар саклана. Быел да матур гадәтебездән читкә тайпылмыйча, туган авылыбыз Бордыга – әти-әни нигезенә кайттык. Һәр елдагыча, беренче эш итеп, зиратка бардык, әти-әниләрне, туганнарны искә алдык.
Әтиебез илебез өчен иң авыр елларда – ачлык чорда дөньяга килә. Ишле гаиләдә үсә, дүрт малай, өч кыз булалар алар. Балачагы да, үсмер еллары да җиңел генә узмаган. Сугышка кадәр үк әтиебез армиягә алынган. Ләкин тиз генә хәрби хезмәтен тутырып кайту насыйп булмаган – аңа фронтның сикәлтәле юллары аша да үтәргә туры килгән. Сугышның ачысын-төчесен күреп, җиде елдан соң гына әтиебез туган авылына әйләнеп кайткан.
Шул елларда әниебез Федора Евграфовна белән кавышканнар, алты малай, өч кыз үстергәннәр. Әниебез дә тиктормас, эшкә елгыр, уңган-булган кеше иде. Без балаларын да тормышта югалып калмаслык итеп тәрбияләделәр. Алты уллары да Совет армиясе сафларында хезмәт итте.
Мин үзем әтиемне нечкә күңелле, тырыш, гадел кеше буларак хәтерлим. Тирә-якта билгеле балта остасы иде ул. Бордыда аның кулы белән салынган йортлар әле дә булса бар. Әтиемнең бу һөнәре улларына да күчкән. Аерата Илья дәдәбез бу эшкә бик маһир.
Кыз бала булсам да, әтигә мин бик якын идем. Ат җигеп, аның белән урманга җиләккә, чикләвеккә барган чакларны бүгенгедәй хәтерлим. Малларга дип имән чикләвеге җыйган чакларыбыз бик күп булды.
Питрау бәйрәме бала-чагымның бер матур мизгеле булып истә калган. Без 9 июль көнне үк бәйрәмгә дип тәкә чала торган идек. Чөнки ул көнне безнең олы туганыбыз Гавриилның туган көне. Шулай итеп, Питрау бездә берничә көн алдан башлана иде. Без йокыдан торганда ук инде өйгә тәмле шулпа исе таралган була, мичтә чыжлап коймак, кайнар икмәк пешә. Ишле гаилә булсак та, әти-әни безне беркайчан да кешедән ким яшәтмәделәр. Өстәлебездә һәрчак ризык булды, кешедән калган кием кимәдек. Барысы өчен дә бик рәхмәтле без аларга.
Бүген Борды авылындагы төп йортыбызның учагын дәдәбез Георгий, җиңгәбез Мәдинә, кече сеңлебез Лариса сүндермичә саклыйлар. Безне һәрчак ачык йөз, мул табын белән каршы алалар. Без барлык туганнар аларга бик рәхмәтле. Туганлык җепләренең шулай ныклы булуы, иң беренче чиратта, әтиебез һәм әниебез биргән тәрбиядән киләдер, мөгаен.
Лидия ФӘРТДИНОВА.
/ Фото Лидия Фәртдиновадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев