Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Рәхмәтле булыйк!» акциясе дәвам итә

Исегезгә төшерәбез, безнең редакция COVID – 19 режимында эшләүче Тукай үзәк хастаханәсе табибларына, шәфкать туташларына ярдәм итү максатыннан «Рәхмәтле булыйк!» акциясен игълан иткән иде. Райондашларыбыз бу башлангычны хуплап каршы алдылар. Кама буе төбәге районнарына да хезмәт күрсәтүче Тукай үзәк хастаханәсенә игелекле кешеләр күчтәнәч-ләрен тапшыру өчен редакциягә килә. 

 Бикләндә яшәүче Лилия Туктыева: «Рәхмәтле булыйк!» акциясенә бик теләп кушылды. Ул редакциягә олы-олы пакетлар күтәреп килеп керде. «Мин – алты бала анасы. Ирем Мәхмүтнең Ахирәткә күчүенә сентябрьдә ике ел була. Зөһрә ике айлык кына иде. Изге күңелле авылдашларым, мөселманнар бик булышты. Хәзер дә ярдәмнәреннән ташламыйлар. Мәхмүтемнең мирасын законлаштырганда Дилшат ярдәм итте, Аллаһның рәхмәтендә булсын. Күңелем тулы изгелек минем – кемгә дә булса, ничек тә булса булыша алсам чиксез шатланам. «Якты юл» газетасын яздырып алдырам, бик яратып укыйм. Редакция оештырган «Рәхмәтле булыйк!» акциясенә Бикләннән бертуган Рафис белән Рәфкать Билдановларның иң беренчеләрдән булып кушылуын (7 август санында) «Якты юл»дан укып белдем. Беренчедән, изге күңелле кешеләр булуына сөендем һәм аларның безнең авылдан булулары белән горурландым. Мин дә алар үрнәгендә Тукай үзәк хастаханәсендә хезмәт куючы табибларга, шәфкать туташларына, санитаркаларга – барлык хезмәткәрләргә кулымнан килгәнче рәхмәтле булу ниятеннән күчтәнәчләремне китердем. Аллаһ Тәгалә аларны ярдәменнән ташламасын. Күзгә күренмәгән вирус белән көрәшүчеләрне сугыш кырындагы солдатларга тиңләр идем. Сезгә дә рәхмәтемне белдерәм– әманәтемне тапшыруыгыз өчен. Табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар тәмләп чәй эчсеннәр, кофе белән хушлансыннар», – диде кызы Динә белән редакциягә килгән Лилия Нәкыйф кызы Туктыева. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев